16+

“Ветераннар гомерен саклап калу — изге эш!”

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын зурлап кайчан бәйрәм итәчәгебез билгеле түгел.

“Ветераннар гомерен саклап калу — изге эш!”

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын зурлап кайчан бәйрәм итәчәгебез билгеле түгел.



9 май — Бөек Җиңү парады булмаячак! Төгәлрәге булачак, әмма соңрак. Россия Президенты Владимир Путин шундый карар кабул итте.


Парадны күчерүне аңардан фашизмны җиңгән ветераннар үзләре сорап, мөрәҗәгать юллаган иде.
Әлегә Бөек Җиңүнең 75 еллыгын зурлап кайчан бәйрәм итәчәгебез билгеле түгел. Бу коронавирусның таралуы дәрәҗәсенә, кешеләрнең ни кадәр тизрәк савыгуына бәйле булачак.


Кайберәүләр парадны 24 июнь көнне уздырырга мөмкин, дип фаразлый. Чөнки 1945 елда беренче Җиңү парады нәкъ менә 24 июнь көнне үткәрелгән. Сүз уңаеннан, 1945 елда Җиңү уңаеннан хәтта дүрт парад уздырганнар!


Парадны күчерү дөрес булганмы, әллә инде бәйрәмне дүрт күз белән көтүчеләр барыбер үткәрәсе иде, дип саныймы? “ШК” өлкәннәрдән шул хакта сорашты.


Александр Малов, Бөек Ватан сугышы ветераны, журналистика ветераны:
- Минемчә, бу бик акыллы карар. Кая барасың?! Монда йә тәвәкәллисең, йә башкалар хакында уйлыйсың. Чума вакытында бәйрәм ясап булмый бит. Кунаклар да килмәячәк. Ничек кенә булмасын, ул вакытта безнең бик ныклы союздашыбыз булган Америка Президенты да инде килүдән баш тартты, чөнки аның үз хәле хәл, илендә — пандемия. Парадны 24 июньгә кадәр дә кичектерергә була. Дошманны аңа кадәр дә җиңә алмасак инде, Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көнгә дә калдыру мөмкин, - ди Александр Михайлович.


Ул бу карарны хуплый һәм 9 май көнне өендә бәйрәм итәчәкмен, ди.
- Ничек кенә, кайчан гына булмасын, парадны уздырмый ярамый. Бу — безнең тарих, - дигән фикердә ветеран.


Хәбир Иштирәков, Татарстан ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасы төбәк Советы рәисе:
- Сугыш вакытында кешеләр җиңү өчен үлемгә ташланган. Ул вакытта югалтулар күп булган. Әмма бүген андый хәл түгел, хәзер булганын сакларга тырышырга кирәк. Парадны Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугышка катнашы булган барлык өлкәннәр дә көтә, әлбәттә. Юбилейны каршы алып, бәйрәм итәргә тели. Алар олы яшьтә һәм алдагы еллардагы юбилейларны, тантаналарны күрмәскә дә мөмкин. Шулай булса да, парадны күчерергә кирәк. Без Хөкүмәтне еш кына сүгәбез, бу гел шулай булган, бар һәм булачак та. Хәзерге вакытта 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә өйдән чыкмаска сорыйлар һәм бу күңелгә сары май булып ята. Моны тыю итеп түгел, ә алар турында кайгыртучанлык итеп кабул итә өлкәннәр. Аларның гомерен саклап калырга тырышу — бу изге эш, - ди Хәбир әфәнде.


Ветераннар советы 9 майны бик зурлап үткәрергә, 22 апрельдә Җиңү бәйрәме уңаеннан концерт программасы да уздырырга ниятләгән булган. 30 май көненә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан да бәйрәм концерты планлаштырганнар. Әмма бу чаралар әлегә билгесез вакытка кадәр кичектерелгән.
- Әлбәттә, бәйрәмне бөтенләй билгеләп үтми булмый. Без газеталарда ветераннарыбызны тәбрикләп, котлаулар бастырачакбыз. Шулай ук аларның һәркайсына тәбрикләмәләр юлларга җыеныбаз, - дип белдерде Хәбир Иштирәков.


Альбина Дыранова, концлагерьда булган, хәзер Түбән Камада яшәүче:
- Әлбәттә, без бу парадны бик көттек. Мин генә түгел, башка ветераннар, минем кебек өлкән кешеләр дә парадны көткәндер. Парадның 9 майда узмавы кызганыч. Ничек кенә булмасын, Җиңү көне 9 майда бит. Әмма без аны туганнарым, балаларым, оныкларым белән билгеләп узачакбыз. Мондый бәйрәмне болай гына, үткәрми калып булмый. Хәзерге вазгыятьтән чыгып, парадны күчерү дә дөрес дип саныйм, - ди Альбина Павловна.


Ул үзе концлагерьда дөньяга килгән. Сугыш 22 июньдә башланса, Альбина ханым 27 июльдә туган.
- Концлагерьда тудым. Сугыш белән бер елгы. Тоткыннан азат ителгәндә, миңа дүрт яшь иде. Шуңа да минем өчен Җиңү көне, Җиңү бәйрәме аеруча да кадерле, - дигән сүзләрен җиткерде Альбина Дыранова.

 


P.S. Сораштырулардан күренгәнчә, ветераннарыбызның берсе генә дә Җиңү парады күчерелгәнгә үпкә белдерми. Утны-суны кичкән өлкәннәребез хәлләрнең ни дәрәҗәдә җитди икәнен аңлый һәм моны тиешле, дөрес карар дип кабул итә. Иң мөһиме барыбыз да исән булыйк! Авыруны җиңгәч, безнең урамга да бәйрәм килми калмас!


Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading