16+

Ветеринария хезмәткәрләрен акча биреп котыртмагыз

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ришвәтчелеккә бәйле хокук бозуларны кисәтү буенча киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.

Ветеринария хезмәткәрләрен акча биреп котыртмагыз

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ришвәтчелеккә бәйле хокук бозуларны кисәтү буенча киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.

Әлеге чарада хокук органнары, ведомстволар вәкилләре, районнардагы ветеринария учреждениеләре җитәкчеләре һәм бухгалтерлары катнашты.

Татарстан Президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсъәләләре буенча идарәсенең ришвәтчелеккә каршы тикшерүләр бүлеге җитәкчесе Равия Шрша үзенең чыгышында:”Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ришвәтчелекнең икътисадка һәм халыкның тормыш дәрәҗәсенә тискәре йогынты ясавын искәртеп, ришвәтчелеккә каршы кискен көрәш алып бару бурычы куйды. Ришвәтчелек очраклары ветеринария тармагында да күзәтелгәли. Ялган белешмәләр тутыру мисаллары бар. Ярый әле, санаулы очраклар гына болар. Бюджет чыганакларын дөрес файдаланыгыз. Җиңел кергән акча нәфесне кузгата, ләкин, ялган барыбер ачыклана. Әхлак ягыннан нык булыгыз”,-дип өндәде.

Сабак өчен саннар да китерелде. Татарстанда узган ел төрле тармакларда ришвәтчелеккә бәйле 172 канун бозу факты теркәлгән, 21 хезмәткәр эшеннән азат ителгән.

-Ришвәтчелеккә каршы чараларны үзебезнең программа нигезендә, Татарстан Президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, прокуратура органнары белән хезмәттәшлектә алып барабыз. Хезмәткәрләрне ришвәт алулардан һәрдаим кисәтеп торабыз. Ветеринария тармагындагы дәүләт сатып алулары гамәлләрен җентекле тикшерәбез,-дип сөйләде Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов.

Баш ветеринария идарәсендә 8 (987) 412-85-69 “Ышаныч” телефоны булдырылган.

Апас районының баш ветеринария табибы - район ветеринария бүлеге җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин үзләрендә дә ришвәтчелеккә каршы комиссия эшләве, хезмәткә урнашкан яңа кадрларның алдан ук кисәтеп куелуы турында сөйләде. Татарстанның дәүләт заказлары буенча агентлыгы вәкиле Динар Шәйдуллов ришвәтчелекне чикләүдә электрон мәйданчыкларның әһәмиятенә басым ясады, электрон мәйданчыклардан актив файдаланырга чакырды.

Алмаз Хисаметдинов үзенең йомгаклау сүзендә ветеринария бүлекләре җитәкчеләренә үз коллективларында ришвәтчелек гамәлләренә каршы эшләрдә төп җаваплылык аларга йөкләнгәнлеген кабатлап әйтте.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading