16+

Вәгъдә – иман: «Шәһри Казан» десанты Югары Тегермәнлеккә «төште»

Газетабызны даими укып баручы дусларыбыз хәтерли торгандыр, узган ел «Безнең авыл» бәйгесен уздырган идек. Һәм анда җиңеп чыккан өч авылга бер төркем җырчылар белән кунакка кайтырга вәгъдә иттек. Вәгъдә – иман, диләр, без дә биргән сүзебездә торып, авыл халкы белән очрашып, аларга концерт куйдык.

Вәгъдә – иман: «Шәһри Казан» десанты Югары Тегермәнлеккә «төште»

Газетабызны даими укып баручы дусларыбыз хәтерли торгандыр, узган ел «Безнең авыл» бәйгесен уздырган идек. Һәм анда җиңеп чыккан өч авылга бер төркем җырчылар белән кунакка кайтырга вәгъдә иттек. Вәгъдә – иман, диләр, без дә биргән сүзебездә торып, авыл халкы белән очрашып, аларга концерт куйдык.

Узган елның соңгы тукталышы – Балык Бистәсе районының Түбән Тегермәнлек авылы булды. Ул вакытта Югары һәм Түбән Тегермәнлек авыллары халкы, бер йодрык булып берләшеп, бәйгедә 354 133 тавыш җыеп, җиңүгә ирешкәннәр иде. Әмма бәйгенең шарты буенча, без бер генә авылга кунакка кайтырга тиеш идек. Ул чагында Түбән Тегермәнлек авылы халкыннан: «Авылыбызда төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачыла. Безгә кайтыгыз!» – дип бик күп чакыру килеп ирешкәч, озын-озак сайланып тормыйча, без бер төркем җырчылар белән нәкъ менә шушы авылга кайттык һәм бер дә үкенмәдек. «Мондый зур концерт бездә беренче тапкыр уздырыла», – дип авыл халкы ихластан сөенсә дә, очрашу бик күңелле узса да, югарытегермәнлеклеләр алдында бурычыбыз тулысынча үтәлмәде дигән хис калган иде. Декабрь ахырында, тәвәккәлләп, кабаттан юлга кузгалдык.

Югары Тегермәнлек – зур, төзек, бик матур авыл. XI сыйныфлык мәктәбе, балалар бакчасы, ике мәчете, «Акчарлак» приюты бар. Берничә ел элек кенә җиткезелгән 200 урынга исәпләнгән матур, җылы мәдәният йорты да бар икән авылның. Авыл халкы белән очрашуыбыз да биредә узды.

– Сезнең белән күрешүебезгә бик шатбыз. Без, ниһаять, узган елгы бурычыбызны кайтардык дип саныйм. Сез дә безне әлеге очрашудан соң тагын да ныграк яратып калырсыз дип ышанам, – диде газетабызның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, авыл халкын сәламләп.

Безнең белән һәрдаим элемтәдә булган, ел дәвамында авылларына кунакка дәшкән, Югары Тегермәнлекнең иң актив һәм киң күңелле, ачык йөзле абруйлы кешесе – тарих, җәмгыять белеме һәм татар теле укытучысы Рамазан Кәбиров та безгә зур рәхмәтләрен белдерде.
– Без хәтеребездә мәңге җуелмас кичәнең шаһитлары булдык. Мин «Шәһри Казан»ны беренче саннарыннан ук алдырам. Баш мөхәррирләре атаклы Илдус Илдарханов, хөрмәтле Мансур Мортазин белән дә бик матур эшләдек. Әгәр дә мин бүген Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы икәнмен, монда «Шәһри Казан»га, аның журналистларына бурычлымын, чөнки алар безнең язмаларны төзәтеп, яңартып, укучыга җиткерүдә үзләреннән зур өлеш кертә. Шуңа күрә сезгә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. «Шәһри Казан», чыннан да, зәвыклы газета, монда бернинди дә хилафлык юк. Моны укучы үзе үк әйтә. Безгә бәйрәм бүләк иткән җырчылар да зәвыклы. Рәхмәт сезгә. Әле моңа кадәр бер газета да мондый проект белән чыкканы юк иде. Алга таба да бергә эшләргә язсын, – диде Рамазан әфәнде.

Шунысын әйтергә кирәк, җырчыларыбызны тыңлап моңланган, елмаеп-көлгән тамашачыларны күреп, үзебез дә куандык. Авыл халкына гына түгел, үзебезгә дә бик матур, җылы бәйрәм кичәсе бүләк иткән Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Бариева һәм Марсель Вәгыйзов, популяр җырчылар Алинә Сафиуллина, Гөлнара Габидуллина һәм Илназ Гариповка зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Концерт тәмамлангач та, өйләренә таралышырга теләмәгән тамашачылар җырчылар белән истәлеккә фотосурәткә төште.

– Җырчылар акчага гына җырлап йөриләр, дигән сүз дөрес түгел. Без менә мондый очрашуларга да бик шатбыз. Киләчәктә дә республиканың иң зәвыклы газеталарыннан берсе булган «Шәһри Казан» белән дуслык элемтәләребез югалмасын иде, – дип теләде Айгөл Бариева.


Шулай итеп, әлеге очрашудан үзебез дә, артистларыбыз да, иң мөһиме – авыл халкы – барыбыз да канәгать калып, бер кочак уңай хис-кичерешләр тулы күңел белән кайттык.

Киләсе елда да укучыларыбыз белән шулай бердәм булып, матур, җылы очрашулар үткәрергә насыйп булсын иде дигән теләктә калабыз.

РS. Югары Тегермәнлек авылыннан алып кайткан «язма-күчтәнәчләр»ебезне исә газетабызның киләсе саннарыннан укый алырсыз.

Балык Бистәсе, Югары Тегермәнлек

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading