16+

Вирусларның була төрлесе...

Кытайдагы вирус гәп куертыр өчен форсат чыгарды әле. Мәш килә халык шул хакта авыз чайкап. Безгә генә килеп җитмәсен, ди дә, интернет-телевидениедән ишеткән-күргәннәре белән уртаклаша. Ләкин коронавирустан түгел, башкасыннан шикләнергә кирәк түгелме соң?

Кытайдагы вирус гәп куертыр өчен форсат чыгарды әле. Мәш килә халык шул хакта авыз чайкап. Безгә генә килеп җитмәсен, ди дә, интернет-телевидениедән ишеткән-күргәннәре белән уртаклаша. Ләкин коронавирустан түгел, башкасыннан шикләнергә кирәк түгелме соң?

Кытай хакимиятенең тиз арада нәтиҗәле эшләр башкаруын, Хубэй провинциясендә 7 миллион халыкны бикләп куюын, күз ачып йомганчы 1000 урынлык хастаханә торгызып бастыруын күреп сокланырга була, әлбәттә. Ул бина аумас, ә коронавирус таралмас дип өметләнәсе килә. Бу нәтиҗәлелеккә гел бер хакимият тырышлыгы белән ирешелә, ә шул ук хакимият милли азчылык өчен «тәрбия лагерьлары» да төзи, төрмәләргә дә утырта.

Әмма бу хәл берәүне дә борчымый, аңа вирус кына тимәсен. Ни өчендер икътисады әкияттәге төсле ай үсәсен көн үскән бу дәүләттә вируслар еш булып тора – 2002-2003 елларда пневмония шау-шуы да истә әле. Ялтыр-йолтырлы витриналы берничә шәһәрдән тыш, калган халык (өчтән икесе) нормаль шартларда яшәми, гади генә санитария таләпләре үтәлми. Ә тыштан бар да яхшы, Кытайга карап күпләр соклана, әмма шикләнми. Югыйсә шикләнерлек урын юк түгел.

Без дошманны Көнбатыштан эзлибез. Балтыйк буенда НАТОның бер-ике батальоны яки Польшада берничә бригада өйрәнүләр үткәрә башласа, безгә «куркыныч яный» башлый. Ул тарафтагы берничә батальон куркыныч, ә Хабаровск белән Владивостоктан ерак тормаган 2 миллионлы кытай армиясе куркыныч түгел.

Латыш шпротлары теләсә кайчан россиялеләрнең сәламәтлегенә куркыныч яный башлап, бу тема телеканаллардагы ток-шоуларда сәгатьләр буе чәйнәлә, коронавирус кебек дөньякүләм куркыныч берничә көндә хас­таханәнең төзелүенә соклануга кайтып кала. Әлеге вирусның тарихы ничек тәмамланыр, әмма 4 мең чакрымнан артык уртак чиге булган күршенең эпидемия оясы булуы күптән мәгълүм.

Себер белән Ерак Көнчыгыш округларында 25 миллион кеше яшәсә, чикнең икенче ягындагы Кытай провинция­ләрендәге халыкның саны 90 миллионга җитә. Кытайның үз территориясе җитәрлек булса да, демографик контраст үзен сиздерми калмаячак. Миграциянең күләмен билгеләү җиңел түгел, әмма чикнең теге ягындагы 90 миллион пар күз буш җирләргә карамый тормый. Моңа тагын Кытай витринасы артындагы социаль тигезсезлек һәм экология проблемаларын да кушсаң, балтыйк шпротларының куркынычы чүп кенә.

Хәрби өлкәдә дә хәлләр тынычланырлык түгел. 20 еллар элек Кытай Россия техникасын сатып алса, бүген ул АКШтан кала корал җитештерү буенча дөньяда – икенче, сан буенча беренче һәм хәрби бюджет буенча икенче урында бара. Дөнья буйлап Кытай пропагандасы таралу коронавирустан калышмый. Көнчыгыштан Россиягә 5 меңлек тарихы булган, кырыс диктатура белән идарә ителгән, беркем алдында да исәп-хисап тотмаган, бай, яшертен, коррупциягә чумган, узган гасырда дистә меңләгән үз гражданнарын юк иткән дәүләт карап тора.

Берәү дә бурычлы булып калырга яратмый, Кытай гына искәрмә булмас. Ә ул Көнбатыш белән Россиянең ХIX гасырдагы колониаль сәясәтен, 1960-80 еллардагы СССР белән низагларны оныткан микән? Без дошманны Көнбатыштан эзләгән кебек, алар өчен дә кайчандыр үзен «өлкән туган» дип атаган күрше дәүләт – шул ук Көнбатыш. Ләкин бу темага сөйләнелми, ток-шоуларда төкерек чәчелми. Кытай үзе дә бик сак әлегә, күпләр аның бу сәясәтен «йомшак җәеп катыга утыртырга сәләтле» дип атый. Ул кабаланмый, ә озын ерак юлга әзерләнә. Россия сәясәтчеләренә дә ике арадагы мөнәсәбәтләргә биек тау башыннан карап, кытай мәкален искә төшерү комачауламас иде: «Кавын сатучы беркайчан да аның әче икәнлеген әйтмәячәк...»

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading