16+

Владимир Путин: "Казан соңгы елларда төптән үзгәрде"

Казан соңгы елларда төптән үзгәрде. Җирле үзидарәне үстерү утырышында Казан мэры Илсур Метшинның чыгышыннан соң Россия Президенты Владимир Путин шулай дип белдерде.

Владимир Путин: "Казан соңгы елларда төптән үзгәрде"

Казан соңгы елларда төптән үзгәрде. Җирле үзидарәне үстерү утырышында Казан мэры Илсур Метшинның чыгышыннан соң Россия Президенты Владимир Путин шулай дип белдерде.

Бүген Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә җирле үзидарәне үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет утырышы узды. Утырышны дәүләт башлыгы Владимир Путин алып барды.

Әлеге утырышта Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. Ул муниципалитетлар алдында торган актуаль мәсьәләләр һәм проблемалар темасы буенча сөйләде. Билгеле булганча, узган елның августында Татарстан башкаласы Мэры җирле үзидарәне үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет президиумының яңартылган составына кертелгән иде.

Илсур Метшин үзенең чыгышында Россиядә халыкара төбәк һәм муниципаль үсеш университеты булдыру турында тәкъдим җиткерде. "Безнең яңа мәйданчыктан файдаланып, бөтен технологияләрне җыяр өчен шундый университет булдыру идеясе бар", диде ул. Казан мэры сүзләренчә, бу яңа муниципаль лидерлар, яңа формация җитәкчеләрен үстерергә булышачак. Нәтиҗәләр үзләрен озак көттермәячәк, дип дигән фикердә мэр.

Владимир Путин, Казанның нәтиҗәле үсешен тагын бер кат ассызыклап, Метшинның тәкъдиме белән килеште. "Республика, Казан халкының уртак тырышлыгы, сезнең тырышлык һәм федераль ярдәм белән Казан чынлап та үзгәрде" диде ул.

Владимир Путин Татарстан һәм башка төбәкләрнең хакимият һәм гражданнар арасында турыдан-туры диалогны оештыру тәҗрибәсенә игътибар итте. Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен җирле үзидарә органнары эшенең мөһимлеге турында сөйләгәндә, Илбашы «хакимият һәм гражданнарның турыдан-туры аралашуы механизмнары күп төбәкләрдә төзелгән инде», - дип билгеләп үтте. Моңа бәйле рәвештә, ул муниципалитет вәкилләренә җирле халыкның мөһим проблемаларын хәл итәргә кирәкпеген ассызыклады.

Фото: kremlin.ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading