16+

Владимир Путин: “Оныкларым Кремльгә дә шалтырата”

“Москва. Кремль. Путин” программасы кысаларында, РФ Президенты Владимир Путин оныкларының Кремльгә дә шалтыратуы хакында сөйләгән.

Владимир Путин: “Оныкларым Кремльгә дә шалтырата”

“Москва. Кремль. Путин” программасы кысаларында, РФ Президенты Владимир Путин оныкларының Кремльгә дә шалтыратуы хакында сөйләгән.

“Алар миңа шалтырата ала, миңа чыгалар да”, - дигән Президент.

Ил башлыгы гаиләсе хакында ачылып сөйләргә яратмый. Беренче тапкыр оныклары хакында Путин 2017 елда телгә алган иде. Ул оныклары белән уйнарга яратуын, әмма моның өчен аның вакыты бик аз булуын да искәрткәне бар. 

-Кешеләр ни генә сөйләсә дә, минем балаларым биредә, Россиядә, Мәскәүдә яши, чит илләрдә түгел. Алар нормаль, гади тормыш алып бара, сәясәткә кысылмый, белем ала, бөтен кешеләр кебек яши, - дигән иде Владимир Владимирович һәм оныклары “хан балалары” кебек үсмәүләрен теләгән иде. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading