16+

Владимир Путин Россия халкына кабат мөрәҗәгать белән чыкты

Иртәгә, 1 июль-тавыш бирүнең төп көне. Кадерле дуслар, үз сүземне әйтүегезне сорыйм. Сезнең һәрберегезнең тавышы мөһим!

Владимир Путин Россия халкына кабат мөрәҗәгать белән чыкты

Иртәгә, 1 июль-тавыш бирүнең төп көне. Кадерле дуслар, үз сүземне әйтүегезне сорыйм. Сезнең һәрберегезнең тавышы мөһим!

Хөрмәтле Россия гражданнары!

Бүген Тверь җирлегендә, Ржев янында сугышкан йөзәрләгән совет солдаты хөрмәтенә монумент ачылды. Алар без тыныч күк астында яшәсен өчен сугышка киткән, эшләгән, яраткан, иҗат иткән. Үзенчәлекле цивилизацияле һәм бөек мәдәниятле, язмышлар, өметләр, күп буыннарның омтылышлары бәйләнгән Россия белән горурланган.

Без, аларның варислары, бу аерылгысыз, меңьеллык тарихи юлны дәвам итәбез. Без беләбез,бергә булганда, катлаулы ситуацияләрдәге авыр бурычларны да җиңеп чыгабыз.

Кадерле дуслар, соңгы вакытта сезгә барыбыз өчен дә, илебез өчен дә иң мөһим мәсьәләләр буенча берничә тапкыр мөрәҗәгать иттек. Мин моны ил Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча төп тавыш бирү көне алдыннан кабат эшләргә кирәк дип саныйм.

Без тавышларыбызны төгәл хокукый нормаларга билгеләнгән төзәтмәләр өчен генә бирмибез. Без үзебез яшәргә теләгән ил өчен, заманча мәгариф һәм сәламәтлек саклау системасы, гражданнарны ышанычлы социаль яклау, җәмгыятькә хисап тоткан нәтиҗәле эшли торган хакимият өчен тавыш бирәбез. Без үзебез эшли торган һәм балаларыбызга, оныкларыбызга тапшырырга теләгән ил өчен тавыш бирәбез.

Сезнең һәрберегез, шундый мөһим карар кабул иткәндә, барыннан да элек якыннарыгыз турында уйлый, безне берләштерә торган кыйммәтләргә таяна. Бу исә дөреслек һәм гаделлек, хезмәт кешесенә, өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт, гаилә һәм балалар турында кайгырту, аларның сәламәтлеге, әхлакый, рухи тәрбиясе.

Сезнең ярдәм белән, Төп законга төзәтмәләр әлеге кыйммәтләрне һәм принципларны югары, һичшиксез Конституция гарантияләре буларак беркетәләр.

Тотрыклылык, иминлек, кешеләрнең лаеклы тормышын без бары үзебез генә һәм үсеш аша гына тәэмин итә алабыз. Россия суверенитеты нәкъ менә безнең җаваплылыктан, безнең ихлас патриотлык хисләреннән, Ватан турында кайгыртудан, Ватаныбызга, туган телгә, гореф-гадәтләребезгә, ата-бабаларыбыз турында хәтердән һәм аларның казанышларыннан гыйбарәт.

Үз позицияңне искәртәм: ул төгәл, үзгәрешсез һәм бөтенләй катгый: Конституциянең яңартылган тексты, тәкъдим ителгән барлык төзәтмәләр сезнең хуплавыгыз һәм ярдәмегез белән генә үз көченә керәчәк. 

Белгәнегезчә, тавыш бирү инде берничә көн бара, һәм мондый адым кешеләрнең сәламәтлеген саклау таләбе белән аңлатыла. Үз тавышын биргән һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә.

Иртәгә, 1 июль-тавыш бирүнең төп көне. Кадерле дуслар, үз сүземне әйтүегезне сорыйм. Сезнең һәрберегезнең тавышы  мөһим!

фото: kremlin.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading