16+

«Волонтерлар арасында солдат әниләре дә күп. Алар да безнең белән бергә кайный»

Саба халкы МХОда катнашучы егетләребез өчен берничә төрдәге “коры аш” әзерли.

«Волонтерлар арасында солдат әниләре дә күп. Алар да безнең белән бергә кайный»

Саба халкы МХОда катнашучы егетләребез өчен берничә төрдәге “коры аш” әзерли.

Илгә килгәнне ил белән күтәргән халкыбыз. Менә шул бердәмлек, татулык, изгелек хисләре аеруча да кирәк безгә хәзер. Җир йөзе изге күңелле, ярдәмчел кешеләр белән тулы. Шул изгелек кешеләрне бер йодрыкка җыярга, бердәм итәргә сәләтле дә. 

Бердәмлекнең, изгелекнең ачык мисалы булган сабалыларның махсус хәрби операциядәге егетләребез өчен ризык әзерләве, бу ризыкка күңел җылысын салып эшләве сокландырмый кала алмый. Бу гамәл хакында Саба районында яшәүче һәм күңелен биреп әлеге эштә катнашучы Алинә Әскәрова белән әңгәмә кордык.
–  Мобилизациядәге егетләребез өчен ризык әзерләү тәртибе белән уртаклашыгыз әле, Алинә.
– Солдат егетләребез өчен берничә төрдәге “коры аш” әзерлибез. Кайнар су салгач, ул өйдә пешкән аш кебек була.  Моның өчен суган, помидор, бәрәңге чөгендер һәм башка яшелчәләрне юып, пешереп, суынгач, угычтан үткәреп киптерәбез. Барлыгы дүрт төрле аш әзерләнә: рассольник, борщ, харчо һәм токмач. 
Моннан тыш кешеләр ит китерә. Хәзер мал суя торган вакыт бит. Эшмәкәрләр бик күп чеби китерде. Итне пешереп, суынгач иттарткычтан чыгарабыз да, шулай ук киптерү җайланмасында киптереп алабыз. 
Ризыкларыбыз әзерләнеп беткәннән соң, Җәмигъ мәчетенә алып килеп,  пакетларга тутырабыз. Кызларыбыз һәр пакет өчен этикетка кисә. Ул этикеткада әлеге пакетта нинди аш булуы, аның составы язылган. Солдатларыбыз нинди ризык ашаганын белеп торсын өчен эшләнә бу. Аннары барысын да тартмаларга тутырабыз, күпме санда аш әзерләнгәнен санап куябыз. Шунда ук мәктәп укучысы һәм балалар бакчасы сабыйларының ясаган рәсемнәре, язган хатлары да салына.

– Аш өчен яшелчәләр, башка кирәк-яраклар каян алына?
– Бу ризыкларны мәчеткә халык алып килә. Яки үзара сөйләшәләр дә берәр кешенең өенә йә пешереп, йә чи хәлдә китереп бирәләр. Кыскасы, халык  бик күп тырышлык куя. Мондый авыр вакытта изгелек барыбызны да  берләштерде, бердәм итте. Арабызда йә улы, йә абыйсы яки кияве, берәр туганы махсус операциядә булган ханымнар да бар. Алар бигрәк тә нык ярдәм күрсәтә. 

– Бу эшне кем башлап җибәрде?
–  Аны Гөлнара Фәтхерахманова башлады. Ул Сызрань шәһәреннән күреп, безнең районга да күркәм үрнәк күрсәтте. Алдан ватсапта “Солдатка аш” дигән төркем ачып җибәрде, райондашларыбыз шул төркемгә кушылды. Бу изге эше өчен Аллаһның рәхмәте булсын аңа. Шәхсән үз исемемнән дә аңа чиксез рәхмәтләремне җиткерәм. Хәзер күпме кеше шушы төркемдә тора һәм ярдәм күрсәтә. Әле авылларга ирләребезнең үз куллары белән фанер тактадан ясалган киптерү аппаратлары урнаштырылды. Бу идея шулай ук Сызрань шәһәреннән күреп тормышка ашырылды. Мондый җайланмада күбрәк ризык әзерләп тә була һәм ул тиз эшләнә дә. Киптерү аппаратының үрнәген Гөлнара ханым Сызрань шәһәрендә үз куллары белән мондый җайланма эшләүче кешегә шылтыратып, аннан өйрәнде һәм ирләребез шул үрнәктә эшләп китте. Җитештерү эшләрендә эшмәкәрләр зур ярдәм күрсәтте, алар кулланылышка үз цехларын биреп торды. 

– Күпме данә “коры аш” озатыла?
– Хәзерге вакытта 8 656 данә гуманитар ярдәм озатылды. Безгә әлеге ризыкларны үзебезнең егетләребез алуы хакында хәбәр килеп тора. “Бик тәмле ашлар җибәргәнсез, өй ашын күптән ашыйсыбыз килә иде”, – дип рәхмәтләрен әйтәләр. Бу хәбәргә, ризыкларыбызның килеп ирешүенә куанычыбыз чиксез, чөнки күп кеше: “Ризыклар килеп җитми, юлда нидер була икән”, – дип әйткәннән күңел төшкән иде. Ә инде мондый куанычлы хәбәрләр килеп ирешкәч, бик шатландык, бу эшкә тагы да күбрәк кеше кушылып, бердәмләшеп эшли башладык.

– Сезгә билгеле бер күләмдә яшелчә пешерергә дип бүлеп биреләме? 
– Ризыкны кем күпме эшкәртә, әзерләп китерә ала, шулай эшлибез. Граммлап, данәләп билгеле бер күләм куелмый. Үзем дә киптерәм, киптерергә кызлар яшелчәләр дә китереп бирә. Төрлечә эшлибез. Мәсәлән, берәрсе төркемгә: “Кызлар, мин биш килограмм бәрәңге пешердем, кем киптерә ала?” – дип яза икән, кемнең мөмкинлеге бар, шул йә килеп ала, йә аңа китереп бирәләр.

– Сезнең махсус киптерү аппараты бар идеме? Әллә бирделәрме?
– Минем андый җайланмам юк иде. Яшелчәләрне пешереп, турап әзерләгәч, төркемгә: “Кемнең киптергече бар? Яшелчәләр пешереп әзерләп куйдым”, – дип яздым һәм миннән алып китеп киптерделәр. Аннары үзем дә төркемдә кызлардан киптергеч сорап тордым һәм Аллаһның рәхмәте белән, Гүзәл исемле кызыбыз китереп бирде. Хәзерге вакытта шуның белән эшлим. 

– Күбегез эш кешеләре бит. Бу хезмәтне кайчан башкарасыз? Ничек өлгерәсез?
– Эштән кайтабыз да, бөтен гаиләбез белән шушы эшкә тотынабыз. Беребез пешерә, икенчеләребез угычтан уа, чистарта, сохари ясый. Ирем дә, балаларым да булыша. Гадәттә эштән кайткан кичләрдә ашап-эчә идек тә, бер кат җыештыргач, урамга чыгып һавада йөреп керә идек. Хәзер исә төнге уникегә, бергә кадәр шушы эш белән мәшгульбез. Әмма арыганлык сизелми, чөнки ризыкларыбыз килеп җиткән дигән хәбәр куандыра, безгә көч өсти.

– Ризыктан тыш нәрсә дә булса әзерләнәме тагын?
– Кызлар егетләребез өчен кирәк-яраклар тегә. Кемдә нинди тукыма, резинка, җеп, тегү энәләре бар – барысын да китерәләр. Кемдер тегә, икенчеләр кисеп әзерләп тора. Күбрәк эчке киемнәр, майкалар тегелә. Кем ничек ярдәм итә ала, шулай эшлибез биредә дә. 

– Бу изге эштә кемнәр тырышлык куя?
– Барлык Саба районы. Бөтен авыллар үз мәчетләрендә яисә берәрсенең өендә җыелып шушы изге эшкә тотынды. Авылларыбыз халкы да токмач кисеп киптерә, башка әзерлекләрне алып Сабага китереп бирәләр. Аллаһка шөкер, барыбыз да кайнаша биредә. 
Тартмаларга ризыкларыбызны әзерләп тутырганда балаларның солдат егетләребезгә дип язган хатларын, ясаган рәсемнәрен кую аеруча да дулкынландыра. Егетләр моның өчен аерым рәхмәт укыган фотолар, видеолар алабыз. Моңа балалар да бик куана. Исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсыннар иде барысы да.

– Барлык Саба халкына чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аллаһы Тәгалә изгелегегез өчен сездән риза булсын. Тынычлык, иминлек сезгә.
– Әмин. Рәхмәт. 

Саба районының “Хәят” коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе, дүрт бала әнисе Гөлнара ханым Фәтхерахманова: 
“Бу изге эшләрнең башында районыбызның имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов тора. Әлеге акция, солдатларга караганда да, халыкка күбрәк кирәк, дип уйлыйм мин, чөнки бу эш йөрәкләрне йомшарта, күңелне дәвалый. Бер-берләрен белмәгән кешеләр үзара аралаша башлады. Алар бергә кич утыра, авылларда өмәләр үткәрәләр. Ә мәчетләрдә халык кайный, Аллаһ йортлары балкып тора. Аллаһы Тәгалә сынауны Үзенә якынайтыр өчен бирә дип уйлыйм, бәлки без ул сынауның мәгънәсен табарбыз һәм догаларыбыз, биш йөздән артык кешенең күңел җылысы белән авырлыкларны җиңеп чыга алырбыз. Волонтерлар арасында солдат әниләре дә күп. Алар да безнең белән бергә кайный. Ул әниләр белән бергә булгач, димәк, без кирәкле эш эшлибез.
Шәмәрдән, Түбән утар, Иләбәр, Сатыш, Шекше, Шытсу, Мишәбаш авыллары аерым үз кураторлары белән эшли. Шуны әйтеп үтәм: әгәр башка районнар да безнең үрнәктә эшләргә теләсә, аларга шатланып ярдәм итәрбез, тәртибен күрсәтербез”.

Әңгәмәне Айсылу Юлдашева әзерләде 
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading