16+

Вәсилә Фаттахованың ире Илгиз: «Кәримгә мәктәп якын булсын дип авылга күчендек»

Тиздән 1 сентябрь – Белем көне. Артистлар арасында бик күпләр быел балаларын беренче сыйныфка озатачак. Алар мәктәпкә әзер микән? Сабыйлары мәктәптән тыш нәрсә белән шөгыльләнәчәкләр?

Вәсилә Фаттахованың ире Илгиз: «Кәримгә мәктәп якын булсын дип авылга күчендек»

Тиздән 1 сентябрь – Белем көне. Артистлар арасында бик күпләр быел балаларын беренче сыйныфка озатачак. Алар мәктәпкә әзер микән? Сабыйлары мәктәптән тыш нәрсә белән шөгыльләнәчәкләр?

– Балалар бакчасы – уңайлырак: иртән илтәсең дә кич кенә барып аласың. Ә мәктәп белән башкачарак. Мин көн буе эштә булгач, аны барып ала алмыйм. Шуңа мәктәп якынрак булсын дип, шәһәр читендәге йортыбызга күчендек.

Кәримдә мәктәпкә бару теләге артык көчле димәс идем, бәлки аның нәрсә икәнен аңлап бетермәгәнгәдер?! Хәрефләрне таный, әмма укый белми. Баргач өйрәнер әле, чөнки без бөтенләй бернәрсә дә белми бара идек. Математиканы яхшы белә. Шигырьләрне тиз ятлый.

Әнисе, күкләрдән күзәтеп, сөенерлек булсын иде. Кызганыч, бу мизгелләрне ул күрә алмады. Хәзрәттән еш кына: «Улымның туена кадәр яши алырмынмы?» – дип сорый иде. Сизенде инде ул... Туй түгел, хәтта мәктәпкә кергәнен дә күрә алмады.

Кәримдә коммерсант сәләте бар. Ул беркайчан да бернәрсәне дә болай гына эшләми. «Әти, гел «5»кә укысам, квадрацикл алып бирәсеңме?» – дип сорады. Тырышса, ничек алып бирмисең инде?! Акча җыярга ярата, үзенең «копилка»сы бар. Кайчак вак акча кирәк була да: «Улым, 200 сум биреп тор әле», – дим. Ул: «Процентлары белән 500 сум итеп кайтарсаң гына», – дип бирә.

Бүгенге көндә Кәмилә кызымның сәламәтлеге белән шөгыльләнәбез. Тиздән әни белән икесе Мәскәү клиникасына дәваланырга баралар. Ул әлегә ятып кына тора, утыра алмый. Тәҗрибәле табиблар дәвасыннан соң, үсеш булыр дип өметләнәбез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллаах Тэгалэ ярдэменнэн ташламасын!Илгизгэ исэнлек саудык БН балаларын аякка бастырырга, хэерле озын Гомер насыйп ИТ ЯРаббем!

    • аватар Без имени

      0

      0

      ХОДАЕМ ярдэменнэн ташламасан иде бу сабыйларны !! Башка авырлыклар курергэ язмасын , ???

      • аватар Без имени

        0

        0

        Уңышлар Сезгә, Ильгиз! дҗ Ниязның әнисе.Мәскәү.

        Мөһим

        loading