16+

Вәсилә Фәттахованың апасы: «Сания апа, шулкадәр чирлим мин, ашказаным яна, диде"

Быел гыйнвар аенда җырчы Вәсилә Фәттахованың арабыздан киткәненә 4 ел булды. Ул 1979 елның 31 декабрендә Белорецк шәһәрендә туган һәм анда яши торган Сания апасы янына кайтып йөргән.

Социаль челтәрләрдә барлыкка килгән интервьюда Сания апа Вәсилә белән соңгы тапкыр күрешүе, сөйләшүе хакында сөйли. 

- Соңгы тапкыр Белорецкига кайтканда, Вәсилә никтер берүзе генә кайтты. Моңарчы гел Кәрим белән кайтты, каенанасын да ияртә иде. Ике көн миндә булып, барлык туганнарын күреп, хәлләрен белде. Хәзер генә аның шул рәвешле безнең белән хушлашыр­га кайтканын аңлыйм. Соңгы тапкыр 29 декабрь көнне телефон аша сөйләштек. «Сания апа, шулкадәр чирлим мин, ашказаным яна», - диде. Аны-моны уйламадым да, үтә торган чирдер, дидем. Безнең өчен зур югалту булды ул. Үлемен авыр кичердек, хәзер җырларын тыңлау да бик кыен. Ул бит тормышны нык яратты. Артыгы белән тырыш булды. Янындагы барлык кешеләрне мактап туя алмый иде. Кешене бүлдерми тыңлый белә иде. Тыңлап бетергәч, киңәшләрен жәлләмәде.

Әтисе дә, әнисе дә матур кешеләр булды. Гадиләр. Флүзә - төзүче, Рәзиф шофер иде. Әтисе ягыннан бар туганнары да татарлар. Камилә исемле искитмәле дәү әнисе бар иде. Аның исемен кызына куштырды да...,- ди Сания апа. 
⠀ 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading