16+

Вәсилә Фәттахованың тамашачы бер дә ишетмәгән җырының премьерасы булачак

Урал Рәшитов концертында Вәсилә Фәттахова җыры премьерасын тәкъдим итәчәк. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Вәсилә Фәттахованың тамашачы бер дә ишетмәгән җырының премьерасы булачак

Урал Рәшитов концертында Вәсилә Фәттахова җыры премьерасын тәкъдим итәчәк. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Уфада 25 апрельдә Яшьләр сараенда композитор һәм җырчы Урал Рәшитов концерты була. Концертта композиторның иң яхшы әсәрләрен башкарачаклар. Сәхнәдә башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары Фидан Гафаров, Айдар Галимов, Фирдүс Тямаев, Филүс Каһиров, ИлСаф, Гөлназ Асаева, Диана Габдрахманова һәм башка артистлар катнаша, дип яза Татар-информ.
 
Концертны башкорт телевидениесенең танылган дикторы Флюра Мурзина һәм популяр башкаручы Рөстәм Гыйззәтуллин алып барачак.
 
Хәбәрдә әйтелгәнчә, концертта 2016 елда вакытсыз арабыздан киткән Вәсилә Фәттахова җыры премьерасы булачак. "Без Вәсилә Фәттәхова белән бик тыгыз хезмәттәшлек иттек. Архивларны актарганда, бер тапкыр да башкарылмаган җырны таптым", - дигән Урал Рәшитов.
 
Тамашада танылган “Туган як” хиты беренче тапкыр авторның үзе һәм балалар хоры башкаруында яңгыраячак.
 
“Бу балалар безнең продюсерлык үзәгендә шөгыльләнә. Сәхнәгә илеләп бала чыгачак”, - дип әйткән концертның продюсеры Айгөл Рәшитова.
 
Продюсер шулай ук әлеге җырны башкаруда Радик Юльякшин белән сөйләшүләр алып барылуын, авторлык хокукы мәсьәләсен хәл ителүен әйткән.
 
Мәгълүмат өчен: "Туган як", "Ялгыз миләш", "Әтием" кебек хитларны башкаручы популяр җырчы Вәсилә Фәттахова 2016 елның 26 гыйнварында Уфада бала тапканнан соңгы килеп чыккан өзлегүдән хастаханәдә вафат булды. Аңа нибары 36 яшь иде. Җырчының Кәрим һәм Камилә исемле балалары тормыш иптәше Илгиз Гәбдерәкыйпов тәрбиясендә үсә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading