16+

Вәт бүләк дисәң дә бүләк бу Яңа елга!

Башкалабызда республиканың инде традициягә кергән Чыршы бәйрәме узды. ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның матур үрнәгенә кушылып, мондый бәйрәмнәрне район башлыклары да уздыра икән бит. Менә Менделеевск шәһәреннән шатлыклы хәбәр килде.

Вәт бүләк дисәң дә бүләк бу Яңа елга!

Башкалабызда республиканың инде традициягә кергән Чыршы бәйрәме узды. ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның матур үрнәгенә кушылып, мондый бәйрәмнәрне район башлыклары да уздыра икән бит. Менә Менделеевск шәһәреннән шатлыклы хәбәр килде.

Район башлыгы Валерий Чершинцев тәрбиягә бала алган гаиләләрнең малай-кызларын үзенә Чыршы бәйрәменә кунакка чакырган. Балалар Кыш бабайга һөнәрләрен күрсәтеп, күңел ачкан арада, бу игелекле җанлы әти-әниләр түгәрәк өстәл артына җыелып, район башлыгы белән ачыктан-ачык, күзгә- күз карап сөйләшкәннәр. Түгәрәк өстәлгә шәһәрнең барлык хезмәтләреннән дә вәкилләр чакырылган булган. Бу сөйләшүне тагын да нәтиҗәлерәк иткән. 18 яшенә кадәр булган барлык балалар да Кыш бабайдан күчтәнәч-бүләк алып, бәйрәм рухы белән, сөенеп кайтып киткәннәр. Әти-әниләр каникулда балаларны Удмуртиягә Убырлы Карчык өенә алып барырга автобус та сораганнар игелекле юмарт башлыктан. Вәгъдә биргән. Хәзер балалар гына түгел , өлкәннәр дә әкият дөньясына чумасы көнне көтәләр. Тәрбиягә бала алган гаиләләр клубының бергә җыелып проблемаларны уртага салып сөйләшер өчен үз түбәләре дә булалачак хәзер. Монысын да Чыршы бәйрәмендә хәл иткәннәр. Территориаль иҗтимагый совет бина да табып биргән. Ә инде бу бинада тренажерлар да булуын белгәч һәм аларда шөгыльләнергә дә рөхсәт биргәч, шатланып туялмаганнар. Вәт бүләк дисәң дә бүләк бу Яңа елга! Матур башлангычның башында башлык торгач була инде ул. Башкалар да калышмый.
Ә бит бар җирдә дә алай майлагандаай җайлы гына бармый. Тәрбиягә бала алган гаиләләргә җәмгыятьтә төрле караш, мөнәсәбәт яши. Аларны акча колы булуда гаепләүчеләр дә юк түгел. Менделеевск башлыгының шундый матур үрнәге башкалар фикерен дә үзгәртер.

- Районыбызга яңа башлык булып Черминцев Валерий Сергеевич 2014 елның азагында килде. Тәрбиягә бала алган гаиләләрнең үз клубын оештыру идеясен дә ул әйтте. “Алайса, миңа өстән бер мәгълүмат бирәләр. Ә мин үзем эченә кереп беләсем килә”, - диде. 2015нең январенда клубыбыз үз эшен башлап та җибәрде. Хәтта район башлыгы ярдәме белән опека хезмәткәрләре дә алмаштырылды. Без бу хезмәткә тагын бер штат сорадык. Хәзер алар өчәүләшеп безгә теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер. Безнең бәхет шундый башлыгыбыз булуда, - дип шатлыгы белән уртаклашты Гөлнара Тагирова, районның тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы җитәкчесе. Ул ике ятим балага: Роберт белән Каринага өйләрендә генә түгел, йөрәгендә дә урын тапкан. Роберт бүген 22 яшьлек егет. Карина мөмкинлекләре чикләнгән кыз булган. Йөри алмаган. Берничә тапкыр операцияләр ясатып, кызны тәмам аякка бастырганнар.Аңа инде 13 яшь , хәзер спорт белән дә шөгыльләнә, бии дә.

Мондый Чыршы бәйрәмнәрен беренче тапкыр гына уздыруы түгел икән Менделеевск районы башлыгының. Узган елгысында инвалид баланың әбисе дә чакырылган булган. Ул үзләренең хәлен сөйләп биргәч, хәйрия акциясе уздырып, аларга ярдәм иткәннәр. 

Әйе, Менделевскийлылардан ак көнләшү белән көнләшерлек. Менә Биектау районы, нишләптер, мондый гаиләләргә йөз белән борылырга бик ашыкмый икән. Эш күплекне, ел азагын сәбәп итәләр дип язганнар бу район әти-әниләре.

Төрле сәбәпләр аркасында әти-әни каравыннан мәхрүм калган балаларны алган мондый гаиләләрдә киләчәгебез үсә. Моны беркем дә онытмасын иде. Башлыклыр да. Башкалар да. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Спасибо за публикацию о мероприятие в нашем районе. Всех с наступающим новым годом❤❤❤

    Мөһим

    loading