16+

WorldSkills һөнәри осталык бәйгесенә старт бирелде

Бүген Казан радиомеханика көллиятендә WorldSkills һөнәри осталык бәйгесенең электроника һәм сервис роботларына хезмәт күрсәтү компетенциясе буенча республика этабына старт бирелде. Әлеге чараны Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ачып җибәрде.

WorldSkills һөнәри осталык бәйгесенә старт бирелде

Бүген Казан радиомеханика көллиятендә WorldSkills һөнәри осталык бәйгесенең электроника һәм сервис роботларына хезмәт күрсәтү компетенциясе буенча республика этабына старт бирелде. Әлеге чараны Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ачып җибәрде.

- Безнең республикабызда һөнәри белгечләр әзерләү өчен барлык мөмкинлекләр дә кулланыла. Киләчәгебез якты булсын өчен, республикабызда ресурс үзәкләре ачыла. Бүгенге көндә Татарстанда  ресурс үзәкләре актив эш алып бара. Һәрбер студентка уңайлы булсын өчен, әлеге мәйданчыклар махсус техника белән тәэмин ителә. 2019 елда узган WorldSkills дөнья чемпионатында Татарстан Республикасы яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Без республикабызның алдынгы төбәкләр рәтендә булуын дәлилләдек. Яшьләрнең һөнәри профессияләр белән кызыксынуы, киләчәгебезнең яхшы кулларда икәнен исбатлый. Барыгызны да региональ чемпионат башлануы белән тәбрик итәм һәм уңышлар телим! – диде Илсур Һадиуллин.

Киләчәкне роботларсыз күз алдына китереп булмый. Бүгенге көндә дә күп кенә кеше тормышы өчен зарарлы эшләрне роботлар башкара. Роботларны диагностикалау, җитешсезлекләрен төзәтү өлкәсендә белгечләр, профессионаллар булдыру өчен, әлеге компетенция һөнәри осталык бәйгесенә кертелгән. Казан радиомеханика көллияте WorldSkills хәрәкәтендә 2014 елдан катнаша. Уку практикасы, стажировкалар һәм эшкә урнашу - WorldSkills хәрәкәтендә катнашкан студентларга ышанычлы киләчәк тәэмин итә. Билгеле булганча, әлеге хәрәкәт Россия президенты Владимир Путин теләктәшләгендә бара.

Постникова Наталья, Казан радиомеханика көллиятенең 2 нче курс укучысы, WorldSkills хәрәкәтенә быел кушылган. Бүген ул сервис роботларына хезмәт күрсәтү компетенциясе буенча чыгыш ясый.
- Мин кечкенәдән төгәл фәннәр белән кызыксындым, шуңа күрә роботлар белән бәйле профессия сайладым. Роботлар - безнең киләчәк. Безнең илдә мондый һөнәри бәйгеләр булу миңа белем алырга мотивация булып тора. Бүген ярыш башланды, күңелеме дулкынлану хисе биләп алды. Ләкин мин бар осталыгымны күрсәтергә әзер, - дип уртаклашты Наталья.

WorldSkills бәйгесе һөнәри белемнәрне тулыландырырга, яңа танышлар табарга булышучы мәйдан. Региональ этапта җиңү яулаган катнашучылар Татарстан Республикасы данын 2022 елның маенда Мордовия Республикасының башкаласында үтәчәк финалда яклыячаклар. Аларга уңышлар телибез!

Илгизә Галиуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading