16+

WorldSkillsта балалар да, олылар да ярыша

Татарстан Республикасы җыелма командасы инде берничә ел рәттән WorldSkills Russia чемпионатының медицина өлкәсенә кагылышлы ярышларында үзен яхшы яктан гына күрсәтә. Быел да безнекеләр җиңүче пьедесталында басып торды.

Татарстан Республикасы җыелма командасы инде берничә ел рәттән WorldSkills Russia чемпионатының медицина өлкәсенә кагылышлы ярышларында үзен яхшы яктан гына күрсәтә. Быел да безнекеләр җиңүче пьедесталында басып торды.

«Авыруларны дәвалыйсым килә»

Иннополис лицеенда белем алган Руфинә Гафиятуллина мәктәп укучылары арасында оештырылган ярышта беренчелеккә чыккан иде. Ул, «Лаборатория медицина анализы» компетенциясендә катнашып, төрле тәҗрибәләр үткәргән.

– Ярыш вакытында махсус лабораториядә суның катылыгын билгеләдек, микроскоп аша кан, тукымалар, бәвел анализларын тикшердек, төрле авырулар китереп чыгаручы бактерияләрне эзләдек. Бик кызык булды, – ди Руфинә.

Әлегә ул VIII сыйныфны гына тәмамлаган. Иң яраткан фәннәре биология белән химия икән. Шуңа да карамастан лицейда физика-математика юнәлешендә белем ала. Киләчәктә тормышын медицина белән бәйләмәкче.

– Минем туганым теш табибы булып эшли. Ул һәрвакыт миңа укуы, эше турында сөйли иде. Бәлки шуңадыр да мин медицина белән кызыксына башладым. Медицина – киңкырлы тармак. Кешеләрне дәвалап, аларга операцияләр ясап була, лабораторияләрдә эшләргә мөмкинлек бар. Әлегә мин үз юнәлешемне сайламадым. Ләкин тәгаен әйтә алам – киләчәктә мин кешеләрнең чирләрен дәваларга ярдәм итәчәкмен, – ди Руфинә.

Әлегә «Лаборатория медицина анализы» компетенциясендә мәктәп укучылары дөнья ярышларында катнашмый. Киләчәктә кыз үз көчен олылар белән сынап карыйсы килә.

 

Тормышта бар да башкача

Элек WorldSkills чемпионатында бары тик яшь белгечләр генә көч сынаша алган. Хәзер биредә олы буын да үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Быелдан Россия алар өчен аерым «Навыки мудрых» дигән ярышлар оештырды. Пенсия алды һәм пенсия яшендә булган белгечләргә үз осталыкларын күрсәтү өчен бер этәргеч бу.

Ярышларда 51 яшьлек Светлана Добросова да катнашып, «Медицина һәм социаль тәрбия» компетенциясендә II урын яулаган иде.

– Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Медицина турында уйлап та карамадым. Яшь чакта педагог һөнәрен үзләштереп, берничә ел мәктәптә балаларга белем дә бирдем. Ләкин тормыш без дигәнчә генә бармый икән шул. Беренче балам авырып китте. Бик озак хастаханәләрдә яттык. 1995 елда, балама якынрак булу өчен, 7нче шәһәр поликлиникасындагы авыруларны теркәү бүлегенә – регистратурага эшкә урнаштым. Шунда шәфкать туташы һөнәрен үзләштерү мөмкинлеге туды. Яшем зур, гаиләм бар дип тормадым, янәдән укырга кердем – студент булдым. Алган белемнәрем баламны дәваларга да ярдәм итте, – ди Светлана.

Ул хәзер дә әле хезмәттәшләре, җитәкчелек тарафыннан зур хөрмәткә ия булып шул ук хастаханәдә эшли. Медицинага шул кадәр береккән ки, үзен бу һөнәрдән башка күз алдына да китерә алмый инде.

– Эштән WorldSkills чемпионатында катнашырга тәкъдим иттеләр. Ни өчен мине сайлап алганнардыр, белмим. Югыйсә, бездә бу ярышка лаеклы кешеләр җитәрлек. Җитәкчелек миңа ышанып шушы җаваплы эшне тапшыргач, каршы килмәдем, әзерләнә башладым. Дөресен генә әйткәндә, WorldSkills стандартлары реаль тормышныкыннан шактый аерыла. Чемпионат кагыйдәләре буенча, бер шәфкать туташына бер авыру (күп дигәндә өчәү) туры килергә тиеш. Ләкин тормышта без башкачарак шартларда эшлибез. Ул кагыйдәләргә сыеп бетеп булмый. Ярыш вакытында миңа үт куыгына операция ясалган хатынга, шикәр диабеты белән авырган ир-атка ярдәм күрсәтергә туры килде. Минем һәр адымымны, һәр сүземне жюри бәяләп барды. Яшьрәкләргә яңа белем үзләштерү җайлырак инде, безгә авыррак бирелә. Ярыш дәвамында бик җаваплы, бик авыр чемпионатта катнашуымны аңладым, – ди Светлана.

WorldSkillsтан соң үз эшенә тагын да канатланып тотына мөлаем ханым. «Яңа сулыш өрделәр кебек», – дип елмая ул.

– Эшемдә иң ошаган мизгел – кайчандыр яныңа моң-зары белән килгән кешенең синең күз алдыңда савыгуын күрү, – ди Светлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading