16+

«Әй балам, әтиең күрсә иде сине!»

Сания Закированың язмышы китап язарлык. Аңа 20 көн булганда, әнисен, ике яшьлек апасын калдырып, 31 яшьлек әтиләрен төн уртасында алып китәләр. Мөхәммәт абыйга нахак яла ягалар.

«Әй балам, әтиең күрсә иде сине!»

Сания Закированың язмышы китап язарлык. Аңа 20 көн булганда, әнисен, ике яшьлек апасын калдырып, 31 яшьлек әтиләрен төн уртасында алып китәләр. Мөхәммәт абыйга нахак яла ягалар.

ВКП әгъзасы, илнең якты киләчәге, халык, гаилә, балалар бәхете өчен тырышкан, гадел, дөреслек яклы Мөхәммәт абый шул көннән мәңгелеккә хәбәрсез югала. Хатыны Хәдичә аны кайлардан гына эзләсә дә, таба алмый. Бәхетсезлек үзе генә йөрми дигәндәй, Хәдичәнең олы кызы үлеп китә. Ярый иренең ышанычлы дусты бар, тораклы булырга ул булыша.

Әтисенә ике тамчы су кебек охшаган Сания акыллы, сабыр бала булып үсә. Әнисе аңа, гел аркасыннан сөеп: «Әй балам, әтиең күрсә иде сине!» – дип әйтә торган булган. Сания кечкенәдән җәмәгать эшләрендә катнаша, кечкенә буйлы булса да, әтисе кебек нык «чикләвек төше» була. Белем алганнан соң, тегү фабрикасына эшкә урнаша. Күп кенә артистларга, телевидение алып баручыларына фасонлы киемнәр тегә, киңәшләрен бирә. Аның тырышлыгын, осталыгын күреп, мастер вазифасына күчерәләр. Соңрак тәҗрибәле тегүче үзе укучыларны бу һөнәргә өйрәтә.
– Кайбер егетләр хәтта кызларга караганда да тырышыбрак тегәләр иде,– дип искә ала Сания апа укучыларын.

42 ел эшләү дәверендә аның мактау грамоталары, уңышлары җитәрлек. Борчулары да шактый булган. Ире, улы бакыйлыкка күчкән. Кызы Гүзәл – аның төп юанычы. Алар кызы белән җәй көне бакчада ял итәләр. Сания апа буш вакытын кызына багышларга тырыша.
Сания апага – 83 яшь. Бүген дә актив тормыш алып бара ул: спорт күнекмәләре ясый, бассейнга йөри, спектакль-концертларны калдырмый.

– Мөмкинлегем булганда йөрим әле, өйдә утырырга яратмыйм. Аллаһы хәвеф-хәтәрләрдән сакласын, усал ниятле кешеләр белән очраштырмасын,– дип тели ул.

Равилә Мөбарәкшина, Казан.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading