И, бу дөньяның могҗизалары әйтеп-аңлатып бетергесез инде.
Быел яз ахыры – җәй башы салкын килде. Ихатада нәрсәдер эшләргә кирәк булса, җылы киенмичә чараң юк иде. Мин авылга кайту белән, бик важный гына кыяфәт чыгарып, верандага язу урыны көйләп куйдым. Бөтен кирәкле нәрсәсе дә бар, фәкать җылыткыч кына куелмаган. Җәй көне ул кирәк булыр дип башыңа да кереп чыкмый бит инде. Вентиляторга кадәр әзер иде юкса. Язып утыра башлагач кына аның мөһимлеге искә төште. Бармаклар өши башлагач кына. Ләкин эш анда түгел...
Җәй башы. Мин верандада өши-туңа язып утырганда, авыл кешеләре, март ахырындагыча киенеп, йорт-кура тирәсендә йөри бит инде. Һәм нәкъ шул вакытта кәккүк кычкыра. Күке кычкыргач, су керергә ярый, ди торганнар иде без бәләкәй чакта. Һәм шулай була торган иде дә. Шуңадыр инде, кәккүк кычкыруы су керергә чакыру сыманрак хәтердә калган. Менә хәзер күз алдына китереп карагыз: без ката-туңа йөреп ятабыз, ә кәккүк су керергә чакыра. Берәү генә дә түгел. Бер яктан берсе кычкыра, икенче яктан – икенчесе. Хәтта кар исе чыга башлаган мәлләрдә дә туктамыйлар. Җәй җылы килгәндә, бер дә болай булмый торган иде.
Нәрсәдер эшләргә дип ишегалдына чыксам, койма аша күрше дәшә:
– Әллә бу кәккүкләр саташкан инде... – ди, мин берничек тә акыллы җавап бирә алмыйм, ул үзенчә нәтиҗә чыгарырга итә. – Бәлки алар, өшегәнгә, шулай ярдәм сорап кычкыралардыр, ә...
Ярый инде, кәккүгенә күнектек... Җәй җылынып китте. Көне буе кояш кыздыра башлады. Көннәрен чыдарлык түгел – эссе, ә кич – салкын. Без яшь чакта мондый төннәр булмый торган иде. Төннәр җылы, футболка гына кигән килеш тә матай җилен сизмәслек дәрәҗәдә иде. Шул төннәрдә, яшел чирәмгә ятып, йолдызлар саный идек. Кайчагында черкиләр җәфалый иде... Хәзер җәйге төннәрдә җиргә яту түгел, озаграк басып торсаң да, аяк өши башлый. Үзебез картаюдан гына микән? Канның кайнаудан туктавы да бардыр инде анысы, ләкин бит хәзер төнен хәтта черкиләр дә ояларына качышып бетә. Җылырак җир эзлиләр... Калынрак тиреле бөҗәкләр генә кала...
Август азагы җитте. Һава торышы тагын салкынайды. Көне буе җилләде дә кичке сигезләр тирәсендә яңгыр сибәләп китте. Кояш инде баерга әзерләнеп бара иде. Инде җылысы беткән, бүгенге көнгә исәпләнгән соңгы нурлары гына калган. Салкын шундый. Һәм яңгыр узу белән, һавада салават күпере пәйда булды. Матур инде. Аны быел җәй буена күргән юк иде. Сагындырган. Һәм сәер дә. «Ләйсән яңгыр, җылы яңгыр...» – дигәнрәк сүзләргә күнеккәнбез бит инде. Ә монда... Һәрхәлдә, минем салават күперен куфайка киеп күзәткәнем юк иде әле...
Бераздан урманга киттек... Ә анда... Гөлҗимешләр чәчәк атып утыра...
И, бу дөньяның могҗизалары бер без генә түгел инде. Саташканнары да җитәрлек. Бездән башка да...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар