16+

Җәй җиткәч исеңә төшмәсен

Дәүләт электрон хезмәт порталыннан файдаланучылар паспорт өчен дәүләт пошлинасын 30 процент ташлама белән түли ала.

Җәй җиткәч исеңә төшмәсен

Дәүләт электрон хезмәт порталыннан файдаланучылар паспорт өчен дәүләт пошлинасын 30 процент ташлама белән түли ала.

“Март аенда чит ил паспортларын ясатучылар арта башлый, ә иң күбе җәйге чорга туры килә, чит ил паспорты кирәк икәне отпуск җиткәч кенә исләренә төшмәсен иде”, – ди Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсендә миграция сораулары буенча бүлек җитәкчесе, полиция подполковнигы Андрей Шулепов.

Дәүләт электрон хезмәт порталыннан файдаланучылар паспорт өчен дәүләт пошлинасын 30 процент ташлама белән түли ала. Мәсәлән, яңа үрнәктәге чит ил паспортын ясату 5 мең сум торса, дәүләт порталы аша гариза тапшырганда бу сумма 3500 сумны гына тәшкил итәчәк. 

– Әгәр дә кешегә виза ясатырга кирәк булса, башка сәбәпләр аркасында чит ил паспортын озакка бирергә туры килсә, яңа канун нигезендә ике чит ил паспортыннан файдаланырга була, – ди Андрей Шулепов.

Кеше биометрик паспортны да куллана ала. Казанның Совет районында халык саны аеруча күп яшәгәнлекне исәпкә алып, Җиңү Проспекты урамында миграция сораулары буенча бүлек ачарга җыеналар.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X