16+

Әй мунча булсачы

Беркөнне телевизордан карап утырдым, Казанда бер атна эчендә ике җәмәгать мунчасын җимергәннәр.

Әй мунча булсачы

Беркөнне телевизордан карап утырдым, Казанда бер атна эчендә ике җәмәгать мунчасын җимергәннәр.


Берсе Дәрвишләр бистәсендә булган, икенчесе Мәскәү районында урнашкан. Соңгысы күп еллар эшләмәгәнен үзем дә күрдем.

Бина начар хәлдә түгел иде анысы, бер кирпече дә ярылмаган, бары тәрәзәләре генә ватылган иде. Яңа Савин районындагы мунчаны да озак көтәбез. Ниһаять, моннан биш-алты ел элек Лаврентьев урамында өч катлы корылма хасил булды.

Фасадында «Баннооздоровительный комплекс» дигән язуы да бар иде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына биредә мунча ачылачак дип тә сөйләделәр. Тик Җиңүнең 75 еллыгы да җитте. Мунча юк. Янәшәдәге парковка каравылчысы, биредә медицина үзәге була дип, гаҗәпкә калдырды. Андый түләүле клиникалар адым саен югыйсә. Хәзер менә киләсе сайлауларны көтәбез инде. Бәлки мунча да вәгъдә итәрләр.


Сөләйман Шакиров,
Казан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading