16+

Җәяү йөрергә күнегә торыйк...

Татарстан башкаласы урам юлларының тыгызлыгы буенча Россиядә - 2нче, ә дөньяда 64нче урында тора. Казан үзенең юлларында машиналар тыгызлыгы буенча Россиядә иң алгы күрсәткечтә, 2019 елда беренче үк булганбыз хәтта. Нидерлад компаниясе 57 илнең 416 шәһәрендәге юллар халәтенә шундый бәяләмә чыгара.

Җәяү йөрергә күнегә торыйк...

Татарстан башкаласы урам юлларының тыгызлыгы буенча Россиядә - 2нче, ә дөньяда 64нче урында тора. Казан үзенең юлларында машиналар тыгызлыгы буенча Россиядә иң алгы күрсәткечтә, 2019 елда беренче үк булганбыз хәтта. Нидерлад компаниясе 57 илнең 416 шәһәрендәге юллар халәтенә шундый бәяләмә чыгара.

– Казанда хәзер 4311 урынга 134 муниципаль парковка файдаланыла. Алар төп урамнардагы үткәрүчәнлекне 18 процентка арттырды, ә тизлекне сәгатенә 5 чакрымнан 35кә күтәрде, – диде “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.

Ләкин, автомобильләр саны һаман да арта бару сәбәпле, транспорт хәрәкәтен көйләүнең яңа алымнарын эзләргә этәрә. Быел Казанның Яруллин, Волгоград, Бондаренко, Короленко, Нигъмәтуллин, Чистай, С.Хәким, Н.Назарбаев, Газовая, Павлюхин, Агрономическая урамнарында янә 2400 машина урынлык парковкалар оештыру планлаштырыла. Парковкалар, мәсәлән, Чистай урамында – “Кәҗә бистәсе” метро станциясе, Солдатская урамында – “Казан Банкы”, Мусин урамында – “Магеллан” торак комплексы, Яруллин урамында –“М-Видео” кибете һәм “Релита” кунакханәсе янында булачак. Шушы эшләрне башкару өчен шәһәр бюджетыннан 37 миллион сум бүленәчәк. Нәтиҗәдә, парковка урыннары 6711гә җитә.

– Беррәттән, күп фатирлы йортларның ишегалларында да бушлай машина кую урыннары саны арттырыла. Узган ел өстәмә рәвештә 10 мең автоурын ясалды, ә 2015 елдан бирле 35 мең урын барлыкка китерелде, – диде Илдар Шакиров.

Казанда түләүле парковка яссылыгы гамәлгә ашырылгач, урамнардагы парковкаларда машиналар куеп тору ике мәртәбәгә арткан. Быелның 6 аенда муниципаль парковкалардан 383 миллион сум түләү җыелган. Автомобилен парковкада дәүләт теркәү билгесен салдырып куеп калдырганы өчен 158 кешегә административ эш кузгатылган. 

Илдар Шакиров сөйләгәнчә, муниципаль парковкалардан җыелган акча Казан бюджетына керә. Әлеге чыганак юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә, парковка яссылыгын киңәйтүгә, транспорт хезмәте күрсәтүне яхшыртуга тотыла.

Халык шәһәр эченә шәхси автомобильләрдә керүдән баш тартсын өчен каршеринг компанияләренә ташламалы парковка тәкъдим итү ниятләнелә. “Яндекс. Драйв” һәм “Делимобиль” компанияләренең 819 каршеринг автомобиле реестрга алынган.

Муниципаль парковкаларда автомобиль куеп торуның 1 сәгате – 30, 50, 70 һәм 100 сум. Беренче 15 минут бушлай. “Казанский паркинг” порталында 187 мең кулланучы теркәлгән.

Эшкуарларга теләктәшлек максатында, 2020 елдан парковкалар эшендә ташламалы режим кертелде. Атнаның эш көннәрендә түләү иртәнге 7 сәгатьтән кичке сәгать 6га кадәр алына. Шимбә – өстәмә ял көне. Ташламалы режим быелның сентябренә кадәр озайтылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading