16+

Яңа бакчалар һәм мәктәпләр балаларны көтә

Узган ел төзелеш өлкәсендә 49 дәүләт программасы тормышка ашырылса, быел исә 50 дән артык шундый проектлар гамәлдә.

Яңа бакчалар һәм мәктәпләр балаларны көтә

Узган ел төзелеш өлкәсендә 49 дәүләт программасы тормышка ашырылса, быел исә 50 дән артык шундый проектлар гамәлдә.

Бу исемлектә 2012 елдан алып эшли башлаган “Авыл клубы” программасы да бар. Шул дәвер эчендә Татарстанда 306 авыл клублы төзелгән. Аларда 46 меңнән артык тамашачы өчен урын әзерләнгән. Быел исә 12 авылда клуб төзү эшләре бара. Аларны ачу тантанасын да онлайн түгел, үзебезчә, ипи-тоз, хөрмәтле кунаклар белән үткәрербез дип өметләнәбез. Концерт-тамаша күрсәтергә сусаган артистлар да авыл клубларын читтә калдырмыйча, чыгыш ясый башлар, бәлки. Яңа клуб буш торырга тиеш түгел лә! Әлбәттә, пандемия тәмамланганнан соң...

Авыл җирендә җыр-бию белән генә дә булмый. Авыл яшәсен өчен анда балалар үсүе кирәк. Ә балаларга, белгәнебезчә, бакча һәм мәктәп таләп ителә.

Бу мәсьәләләрне чишү максатыннан, республикабызда 22 балалар бакчасы төзү бара. Моның өчен казнадан 5,28 миллиард сум акча бүлеп бирү күздә тотыла.

- 2020 елда „Демография“ илкүләм проекты кысаларында 1 сентябрьгә 14 балалар бакчасын файдалануга тапшырырга, сентябрь ахырына кадәр тагын 8 мәктәпкәчә белем белем бирү учреждениесе төзергә ниятлибез, - дип планнары белән уртаклашты ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев.

Яңа биналарда 2,5 меңнән артык урын – 1,5-3 яшьлек, калганы 3-7 яшьлек балаларга исәпләнгән.

Сүз уңаеннан, 2010-2019 елларда республика программалары кысаларында һәм федераль бюджеттан бүленгән акчалар хисабына Татарстанда 37,5 мең урынлы 239 балалар бакчасы кулланылышка тапшырылган.

Мәктәпләргә килгәндә, быел Татарстанда 13 мәктәп төзелеп ята. 1 сентябрьдә 8 сендә инде балалар укый башлаячак.

Мәктәпләрнең берсе Питрәч районы “Царево утары” торак комплексында ачыла. Шулай ук Нәҗип Җиһанов һәм Бондаренко урамнарында 1224 әр урынлы мәктәпләр уку елы башында балаларны көтә.

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading