16+

Яңа ел белән котлау ҮРНӘКЛӘРЕ

Яңа ел каршылаганда котлауларсыз мөмкин түгел. Кайчак фикерләр чуалып, уңайсыз хәлдә калуың да бар. Ә менә түбәндәге котлау үрнәкләре сезгә бик файдага булачак. Алдан әзер булып тору өчен, үзегезгә саклап куйсагыз да була.

Яңа ел белән котлау ҮРНӘКЛӘРЕ

Яңа ел каршылаганда котлауларсыз мөмкин түгел. Кайчак фикерләр чуалып, уңайсыз хәлдә калуың да бар. Ә менә түбәндәге котлау үрнәкләре сезгә бик файдага булачак. Алдан әзер булып тору өчен, үзегезгә саклап куйсагыз да була.

1. Дуслар! Якынлашып килүче Яңа еллар белән! Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерлесен насыйп итсен. Бу дөньяда яхшылык эшләү, игелек кылу җирдә ятмый, шуңа күрә һәрберебезнең күңелендә изгелек, чисталык, сафлык яшәсен! Бары шул вакытта гына кеше бу дөньяда үзен бәхетле итеп тоячак! Көтелмәгән куанычлар килсен һәммәбезгә!

2. Мин һәрберебезгә тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек, бәхет һәм шатлык, сәламәтлек һәм уңышлар телим! Тормыштан ямь-тәм табып, кадерле булып яшәгез. Яңа ел белән!

3. Бусагада – яңа ел. Без бәхет һәм үкенеч, шатлык һәм югалту булган узган елны искә төшерәбез. Һәрберебезнең алар үзенеке һәм без аларны истә тотачакбыз. Яңа елда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын!

4. Бәйрәм белән, дустым! Ышанычың, йөрәгеңнең серле бер почмагында сакланган өметең тормышка ашсын, бәхетең мөлдерәмә тулып торсын. Гомерең шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагыдан да күбрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын.

5. Яңа ел яхшы хәбәрләр, яңа вакыйгалар, яңа сөенечләр, яңа танышулар алып килсен! Бер-берегезне саклап, яратып-яратылып яшәгез!

6. Яңа елда яңа бәхет, яңа ачышлар көтә,
Барлык булган борчуларны иске ел алып китә.
Бәхетле булыгыз, дуслар, кайгы-хәсрәт
читләсен,
Елмаюлар йөзегездән мизгел дә китмәсен!

7. Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык, моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен,
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын!
Ходай кайгылардан сакласын!

8. Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар, моңаеп.

Язмага реакция белдерегез

21

1

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading