16+

Ничек исермәскә?

Исермәс өчен, билгеле, эчмәскә генә кирәк. Әмма бәйрәмнәрнең бик сирәге генә «коры» килеш узганга, түбәндәге киңәшләрнең кирәге чыгуы бар.

Ничек исермәскә?

Исермәс өчен, билгеле, эчмәскә генә кирәк. Әмма бәйрәмнәрнең бик сирәге генә «коры» килеш узганга, түбәндәге киңәшләрнең кирәге чыгуы бар.

Мәҗлескә барганчы ук, үзеңне әзерләргә кирәк. Әллә ни авыр түгел ул, бары тик күп һәм еш су эчәргә киңәш ителә. Ашап алу да комачауламый. Нихәтле туклыклы ашыйсыз – шулхәтле яхшырак. Әлеге ашау капкалап алу гына булмасын. «Ашка барсаң – ашап бар» дигәннәрен истә тотарга кирәк, белмичә генә әйтмәгәннәрдер.

Исерткеч эчемлек эчкәнче, кечкенә генә кисәк май, чи йомырка яки майлы сыр кабып кую да файдалы. Әгәр бу ризыкларны яратмыйсыз икән, солы боткасы ярдәмгә киләчәк. Болар нәрсәгә кирәк соң? Әлеге продуктлар ашказаны стенасына ябышып, спиртның канга таралуын акрынайта.

Бер сәгать кала, берничә сәдәф күмер кабып куйсагыз була, моны табында утырганда 2-3 сәгать саен кабатларга кирәк.

Табын артына утыргач, иң әүвәл майлы ризык ашагыз. Һәрбер рюмкадан соң кабымлык кабу турында онытмагыз.

Аз-азлап һәм сирәк эчәргә кирәк. тутырылган һәрбер рюмканы бушатып торырга димәгән, кайберсен эчмәскә тырышыгыз.

Табын артында утырганда үзегезне начар хис итсәгез, лимон согы эчәргә яки берничә кисәк лимон ашарга кирәк.

Күбрәк лимон, әфлисун, җиләк ашагыз – аларда исерүне тоткарлаучы В1 һәм В6 витаминнары бар.

Тәмәке тартудан тыелырга яки бик сирәк тартырга кирәк.

Күршеләр белән ярышмагыз! Күп аракы эчү буенча берәүгә дә чемпион исеме биргәннәре юк әле. Беренчелекне алсагыз да, иртәгесе көн турында уйлагыз – бик җиңел булмас ул.

Өстәлдә сыйфатлы эчемлекләр генә булырга тиеш, элитлы һәм кыйммәтле турында сүз бармый, ә сыналганнары турында. Таныш булмаган һәм шикле күренгән эчемлектән баш тартыгыз.

Бик исереп киткән кешене бераз айныту өчен кул астында берни дә булмаса, иң яхшы ысул – уч белән тиз һәм еш итеп аның колакларын ышку.

Соңгы киңәш – хуҗалар сезне бик кыстый, ә сезнең бөтенләй эчәсегез килми икән, бу очрак өчен алдан ук берәр сәбәбен уйлап табыгыз һәм ул ышандырырлык булсын.

 

Кунаклар исергәндә

Мәҗлестә кунакларга бирелә торган исерткеч эчемлекләрнең күләмен контрольдә тотыгыз:
1. Һәр өстәлгә сигез кешегә ике шешә хисабыннан шәраб куярга кирәк.

2. Исерткеч эчемлекләрне официантлар өләшә торган итеп оештырырга була.

3. Мәҗлес бетәр алдыннан исерткеч эчемлекләрне алкогольсез эчемлекләр белән алмаштыру да ярдәм итә.

Шулай да, мәҗлес ахырына кунаклар исерешә башласа, хуҗа кеше, кунаклар исерек килеш автомобиль руле артына утырмасын өчен, күз-колак булып торырга тиеш. Такси чакыртырга йә туганнар арасыннан берәрсе исерек кунакларны өенә илтеп куюны оештырырга кирәк.

 

Алкогольне нәрсә белән кушып эчмәскә?

Алкоголь куллану үзе үк зыянлы булса, аны башка эчемлекләр белән кушып эчү тагын да зыянлы.

1. Үзләренең технологияләре буенча нык аерылган эчемлекләрне кушарга ярамый. Шампан шәрабен аракы, виски, коньяк белән кушарга ярамый. Аракы сыра, шәраб белән «янәшә» булуны яратмый; ром, бренди, ликерларны хуп күрми.

2. Көчле спиртлы эчемлекләрне хәтта җиләк-җимеш соклары, минераль cу, лимонад белән кушарга ярамый.

3. Шампан шәрабен көчле спиртлы эчемлекләр белән кушу тиз исерүгә китерә, икенче көнне баш авыртачак. Сәбәбе – шампанда зур күләмдә газлар булуы. Газ куыкчыклары ашказанының лайлалы тышчасын ялкынсындыра һәм канга спиртның тиз таралуына китерә.

4. Башка төрле газлы эчемлекләр дә алда әйтеп үтелгән схема буенча эшли, шуңа күрә аракы, коньяк һәм вискины минераль cу, башка газлы эчемлекләр белән кушарга ярамый.

5. Төрле эчемлекләрне кушканда, аларның биологик активлыгының төрле булуын истән чыгармаска кирәк. Аракы, көчле эчемлек булуга карамастан, шәраб белән чагыштырганда, канга акрынрак тарала. Аракы белән ликерга караганда, коньяк нерв системасын ныграк талдыра, чөнки составында миңгерәүләтә торган матдәләр бар.

6. Алкогольне энергетик эчемлекләр белән кушу да куркыныч: ул артериаль басымның кинәт күтәрелүенә – гипертоник кризларга (кискенләшү) китерергә мөмкин. Мондый кискенләшүләр нәтиҗәсендә, төрле органнарга кан сава. Спиртлы эчемлек, энергетиклар белән кушылганда, йөрәк аритмиясенә, көзән җыеруларга китерергә мөмкин.

 

Алкоголь һәм дару

Кайбер очракта бәхетсезлекләргә алкогольне күп куллану түгел, ә аны дарулар белән бергә кушып эчү китерә. Мәсәлән, алкогольгә аспирин кушылу ашказаны җәрәхәте авыруын китереп чыгарса, парацетамол бавырга зыян сала. Сидек кудыргыч үзлекле дарулар артериаль басымны кинәт төшерсә, инсулин, йокы дарулары комага җибәрергә мөмкин. Антибиотиклар белән кушылганда, дәвалану башлангыч ноктасына әйләнеп кайта.

Фотолар: brositpitlegko.ru, askmen.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading