16+

"Яңа ел кайгысымени?"

Яңа елга нибары 45 көн калды. Ерак әле, димәгез. Казанда инде Яңа ел исә килә башлады. Гадәттә, башкалада Яңа елга әзерлек эшләре ноябрьгә керүгә башлана. Әйтик, “Казан” Гаилә үзәге каршындагы чыршыны октябрь ахырында ук җыя башладылар.

"Яңа ел кайгысымени?"

Яңа елга нибары 45 көн калды. Ерак әле, димәгез. Казанда инде Яңа ел исә килә башлады. Гадәттә, башкалада Яңа елга әзерлек эшләре ноябрьгә керүгә башлана. Әйтик, “Казан” Гаилә үзәге каршындагы чыршыны октябрь ахырында ук җыя башладылар.

Шушы мәйданчыкны Яңа ел рухында бизәү 13 млн сумга төшәчәк, ди. Моңа күпләр каршы чыгып караган иде, әмма җитәкчелек Яңа ел бәйрәме кирәк дигән фикердә калды.

“Илдә тынычлык юк, бәйрәм кайгысымени? Нәрсәгә кирәк ул?” – ди беркөнне күрше абый. Бәлки ул хаклыдыр. Ләкин гел бәйрәмсез дә булмый бит, җәмәгать. Азмы-күпме булса да, халык, бигрәк тә балалар күңелен күрергә кирәк дип уйлыйм. Әйе, бәйрәмне зур акча түкмичә дә оештырып була. Ул суммаларның күп өлеше бөтенләй башка юнәлешкә китәргә тиештер. Әнә бит мобилизацияләнгән ир-егетләребезгә көн дә ярдәм җыябыз, хәйрия концертлары үткәрәбез, оекбашлар бәйлибез. Шуларны да истә тоту кирәк...

Аның каравы быел Россиянең кайбер төбәкләрендә Яңа ел корпоративларын үткәрмәскә кушылды. Янәсе янга калган акча махсус операциядәге егетләргә ярдәмгә китәчәк. Ай-һай, шикләнәм. Бәйрәм итәсе кеше ничек тә җаен таба ул. Ә менә зурдан кубып бәйрәм итү, чынлап та, килешми. Булыр әле андый чаклар да, Аллаһы кушса. Түземлек кирәк.

Ноябрь башында кибетләрдә Яңа ел товарлары сатуга чыкты. Әллә ничек сәер булып китте. Урамда яңгыр коеп яуганда, кеше Яңа ел уенчыгы аламы икән соң ул? Икенче яктан, уенчык күргәч, күңел түрендә балачак хатирәләре яңарды. Авыл клубындагы маскарадка төшү, аннары яңа яуган кардан шыгыр-шыгыр атлап кайтып, Яңа ел табынына җыелышу күз алдымнан үтте. Менә бит кибеткә сөт алырга керү нинди якты уйларга этәрә. Ирексездән Яңа ел уенчыгы аласы килеп китте.

Беркөнне Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева да кибеттәге Яңа ел бизәкләренә шаккатып видео төшереп социаль челтәргә урнаштырган иде. “Иртәрәк бит әле!” – диючеләргә, Айгөл: “Хәзер кем нәрсә тели, шуны эшли дигән заманага килеп җиттек. Начармы бу, яхшымы – белмим. Һәрбер кеше үзе хәл итәдер”, – диде. Тик шулай да Айгөлнең тавышыннан моңа чын күңелдән шатлануы аңлашылды. Кеше сагышка, кайгыга бирелсә дә, эчтән барыбер могҗиза көтә бит ул.

Әле дә ярый урамда бераз кар төшкәли башлады. Кар булгач, кышның, Яңа елның зур таулар артында түгеллегенә кабат инанып куясың. Ни дисәң дә, кышның бөтен яме – ак карда. Менә шул ак карлар һәркемнең ак хыял-өметләрен акласын иде.

Киләсе 2023 ел Куян елы була икән. Куян елының нәрсә вәгъдә итүе сезгә дә кызык булыр дип интернетны ачтым. Куян елы – никахлашу өчен бик әйбәт ел! Ел хуҗасы гаилә корганнарны яратачак. 2023 елда нәрсәгә генә тотынсагыз да чаманы онытмагыз. Куян елы сәяхәткә чыгу өчен иң яхшы ел. Шуңа җәйге ялыгызны өйдә үткәрмәскә тырышыгыз. Алдагы елда торак мәсьәләсен хәл итүчеләр дә уңышка ирешәчәк, дип ышандыралар. Астрологлар ышандыруынча, Куян елында безнең тормышка күптән көтелгән тынычлык киләчәк. Ниһаять!..

Кичә дустым , җырчы Ләйсән Мәхмүтова белән күрештек. “Киләсе ел минем ел була. Мин Куян елында туганмын! Шундый зур өметләр баглыйм Куян елына”, - дим. “Баглама, кызый. Булмый ул. Менә хәзер Юлбарыс елы – минем ел. Хыялларның чынга ашуын көтә-көтә ел үтеп бара инде, бернинди могҗиза да булмады”, – диде көрсенеп. Ә мин аның кәефен күтәрергә теләп: “Могҗизалар 31 декабрь көнне була, әле вакыт бар, өметеңне өзмә”, – дидем.

Минемчә, Яңа елны балалар гына түгел, өлкәннәр дә көтә. Тик ул “көтү” һәркемдә төрлечә. Билгеле, өлкән буын: “Яңа ел – бәйрәм түгел, гадәти көн ул”, “Яңа елны үткәрмибез”, “Яңа ел кирәкми безгә”, – ди. Бигрәк тә бүгенге вазгыятьтә.

...Ә күңелнең бер почмагы барыбер нидер көтә. Һәркем үзенекен уйлый, теләк тели. Әнә шул якты уйлар тормышка ашсын иде. Яңа ел булачак, Яңа ел киләчәк!..

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading