Шәһри Казан

«Яңа ел сые» бәйгесе башланды

Дуслар! Якынлашып килүче бәйрәмнәр алдыннан «Яңа ел сые» бәйгесен башлап җибәрәбез. Бәйгенең шарты бик гади: үзегез Яңа ел табынына яратып әзерли торган ризыгыгыз рецептын фотолары белән безгә юллагыз.

Реклама

Рецептларны 18 декабрьгә кадәр https://vk.com/id328086605 һәм https://vk.com/gim35721178, shahri-kazan@tatmedia.com  адресларына җибәрегез. 19 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр «Шәһри Казан» сайтында тавыш бирү этабы була. Иң күп тавыш җыйган катнашучыга Яңа ел кәрҗине бүләк итәбез. Ә барлык күп тавыш җыйган һәм үзенчәлекле дип табылган иң тәмле рецептлар «Шәһри Казан»да басылып чыгачак.
Димәк, башладык, дуслар!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: