16+

«Яңа гасыр» каналы журналисты Рәмзилә Хөрмәтова: «Өебездә телевизор юк»

«Яңа гасыр» каналы аша күпләргә таныш журналист, «Татарстан хәбәрләре» тапшыруы хәбәрчесе Рәмзилә Хөрмәтова-Гафиятуллина кышка 200 банкага якын запас әзерләгән!

«Яңа гасыр» каналы журналисты Рәмзилә Хөрмәтова: «Өебездә телевизор юк»

«Яңа гасыр» каналы аша күпләргә таныш журналист, «Татарстан хәбәрләре» тапшыруы хәбәрчесе Рәмзилә Хөрмәтова-Гафиятуллина кышка 200 банкага якын запас әзерләгән!

Нәрсәләр генә юк монда: компотлар, кайнатмалар, кышка салатлар да бар. Рәмзилә барысын да бакчасындагы җиләк-җимеш, яшелчәләрдән ясаган. Шәхси йортлары белән яши башлауларына тиздән бер ел була. Бакчаларында беренче уңыш сөендергән. Карбызга кадәр өлгергән.

Ире Ринат яшелчәләр өчен теплица да ясап куйган. “Соңгы кыярларны шушы көннәрдә генә өзеп кердем”, – ди Рәмзилә. Бакча җиләкләре әле дә кызарып утыра. “ Каен җиләге дип алган идек без аны. Ул бакча җиләге булып чыкты. Безне гаҗәпләндереп, көз көне өлгерде. Октябрьдә җиләк тагын да тәмлерәк була икән”, – ди әңгәмәдәшем.

Ринат белән Рәмзилә ике бала тәрбияләп үстерәләр. Заманча җиһазландырылган өйләрендә әлегә телевизор юк. “Махсус карамыйбыз. Мин үземне кызыксындырган тапшырулар белән гаджетлар аша танышам. Телевизор караганчы, балаларга татарча китаплар укыйм. Төрле түгәрәкләргә йөртәм”, – ди Рәмзилә.  


Сүз уңаеннан, Казан дәүләт медицина академиясенең психотерапия һәм наркология кафедрасы профессоры, психотерапевт Римма Нәбиуллина да бер әңгәмәсендә телевизор карамауларын әйткән иде. Баксаң, чит илдә телевизордан баш тартучы гаиләләр арта бара икән. “Экранга күп карау энергияне ала, гаджет уеннар агрессияне арттыра, матур, яхшы мультфильмнар аз хәзер. Телевизор карамаска тырышабыз. Ул безнең өчен ватылган. Баланың игътибарын башкага юнәлтергә кирәк”,– дигән иде психотерапевт.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading