16+

«Яңа гасыр»да өр-яңа бәйге: катнаш һәм үз тапшыруыңны дөньяга таныт!

Син – талантлы, димәк, син танылырга тиеш!

«Яңа гасыр»да өр-яңа бәйге: катнаш һәм үз тапшыруыңны дөньяга таныт!

Син – талантлы, димәк, син танылырга тиеш!

Игътибар, җәмәгать! “Яңа гасыр” каналы “Талант” дип исемләнгән өр-яңа бәйге игълан итә! "Яңа гасыр"да үз тапшыруың турында хыялланасыңмы? Татар телен яратуыңны исбатларга телисеңме? Милли, креатив, заманча проектлар конкурсында син дә катнаш! Проектыңны "Яңа гасыр" каналына юлла!

Бәйгенең максаты – татар телен, мәдәниятен пропагандалау, татар телендә чыгучы тапшыруларны популярлаштыру. Конкурс ике турда үткәрелә: 1 марттан 31 мартка кадәр проектлар кабул итү, 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү.

Бәйге шартлары:

Хыялыгыздагы тапшыруны төшереп, видеороликны МР4 форматында “Конкурс Талант” тамгасы белән pr_tnv@mail.ru адресына юлларга кирәк. Аның күләме 25 минуттан артмаска тиеш. Хатта шулай ук проект, ягъни тапшыруның исеме, авторның исем-фамилиясе, туган елы, яшәү урыны, телефон номеры язылган аерым текст файлы булуы шарт.

Бәйге 3 номинациядә оештырыла:

1. Тарихи (татар халкы, Татарстан район-авыллары тарихы, республикабызның үткәне һәм бүгенге көне).

2. Әдәби-музыкаль (фольклор, төрки халыкларның уен кораллары белән таныштыру, иҗади шәхесләр һ.б.).

3. Шоу-программа (креатив, мавыктыргыч, кызыклы идеяләр).

Җиңүчеләрне 3 номинациядә жюри билгели. Жюри рәисе – “Яңа гасыр” телерадикомпаниясенең генераль директор урынбасары, телевидениеның баш мөхәррире Данил Гыйниятов. Жюри әгъзалары – әдәби-музыкаль тапшырулар редакциясе җитәкчесе Миләүшә Сибгатуллина, телевидениеның баш режиссеры Алмаз Әкбәров, PR-бүлек җитәкчесе Ринат Әхмәтҗанов.

Бәйгедә җиңү яулаган катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Моннан тыш, җиңүчеләрнең тапшырулары эфирга чыгу хокукына, ә авторлар “Яңа гасыр” телеканалы белән хезмәттәшлек итү мөмкинлегенә ия булачак. Аларның проектлары “Яңа гасыр” каналының рәсми сайтына  http://tnv.ru, “ВКонтакте” https://vk.com/tatarstan_tnv  һәм Инстаграмдагы рәсми аккаунтына @tvtnv урнаштырылачак.

Авторлык хокукларын бозу факты булган очракта (плагиат), иҗади эш бәйгедән төшеп калачак.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading