16+

Яңа кануннармы? Кабул булырлармы?

“Без өйләнгәч төннәр кыскарды”, – диләрме әле?.. Кайчан гына, көн саен куркыныч авыру эләктергән йөзәрләгән, меңәрләгән очракка аптырап: “Кайда соң ул авыру? Нишләп безнең күзгә күренми?” – дип, авыз ачып утыра идек. Инде күзгә күренеп, таныш-белешләр, туган-тумачалар, татар йолдызлары йоктыра башлагач кына, коронавирус тиздән бетә, дип игълан иттеләр.

Яңа кануннармы? Кабул булырлармы?

“Без өйләнгәч төннәр кыскарды”, – диләрме әле?.. Кайчан гына, көн саен куркыныч авыру эләктергән йөзәрләгән, меңәрләгән очракка аптырап: “Кайда соң ул авыру? Нишләп безнең күзгә күренми?” – дип, авыз ачып утыра идек. Инде күзгә күренеп, таныш-белешләр, туган-тумачалар, татар йолдызлары йоктыра башлагач кына, коронавирус тиздән бетә, дип игълан иттеләр.

Зоом (Zoom) кушымтасын компьютерларыбыздан мәңгелеккә сөртеп атачак көн ерак түгел, болай булгач!
Һәрхәлдә, беркемнең дә, каһәр суккан вирус аркасында гына, елдан-елга күнеккән рәхәтлекләреннән баш тартасы килми. Авылга да кайтасы, Сабан туена да барасы килә, ял итәргә дә чыгып шылырга теләк юк түгел...

Икенче яктан, Covid-19 бетсә, тормышның башка, күңеллерәк, матуррак якларын да күрә башлар идек. Менә 1 июльдә, мәсьәлән, Илбашы өстәмә ял көне бирде. Атнаның кыл уртасында – “чәп” иткән чәршәмбе көнне!.. Шәп бит! Сайлау комиссиясенә барып гражданлык позицияңне белдереп кайтасың да, көн буена үзеңә үзең хуҗа.

Әгәр дә 1 июльдә эшкә чыгучылар булса, сөенә-сөенә чыксыннар! Россия хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы фәрманы белән, андыйларга икеләтә хезмәт хакы тиеш, диделәр.  Бу турыда  РИА “Новости” яза: “1 июль көне гап-гади ял, яисә бәйрәм көненнән бернәрсәсе белән дә аерылмый”, – ди.

Мин дә уйлап куйдым: кай җире белән быелгы 1 июль, мәсәлән, 8 Марттан, яки Яңа ел бәйрәменнән ким? Бакчага чыгып чүп утарга, күршеләрне шашлыкка чакырырга була. Ләкин нормативтан чыкмый гына... 10 кешедән артмый гына.

Яңа ел ялларын кыскарталар?
Яңа ел, дигәннән, Россия Федерация Шурасында Санкт-Петербургтан сенатор булып утыручы Андрей Кутепов 2021 ел башына туры килгән Яңа ел ялларын ӨЧ көнгә генә калдырырга тәкъдим итә. Аның иницативасы барып чыгып, Президент моңа кул куйган очракта, без, гадәттәге кебек 8 көн түгел, ә гыйнварның 1еннән 3енә кадәр генә һәм 7 гыйнварда гына ял итә алачакбыз. Сәбәбе – әлеге дә баягы, коронавирус аркасында В.Путин игълан иткән өстәмә ял көннәре, плюс Җиңү парады белән Конституциягә үзгәрешләр кертү өчен бирелгән ике көн. Баксаң, быелның яллар лимитын без 29 көнгә арттырып үтәгәнбез икән (ял итеп тә караганбыз!).

Ә хәзер эш турында!
“Бердәм Россия” партиясе халык арасында социологик сораштыру уздырган. Нәтиҗәдә, 41 процент респондент, пандемия белән бәйле чикләүләр алынып беткәннән соң да, читтән торып эшләргә ризалыгын белдергән. Шушы яңа ачыш белән бәйле рәвештә, халык мәнфәгатен кайгыртыптыр, Дәүләт Думасында һәм Федерация Советында эшләүче бер төркем җитди ил агалары һәм апалары Хезмәт кодексының 49.1нче бүлегенә үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыккан. Бүлекнең исеме “Дистанцион һәм вакытлыча читтән торып эшләүне тәртипкә салуның үзенчәлекләре” дип атала. Әлеге канун да гамәлгә кергән очракта “эш урыны” дип интернетка тоташу мөмкинлеге булган теләсә кайсы урын саналачак. Бакчада чүп утарга дип чүгәләдегезме? Интернет бар, сез эштә! Ваннада күбеккә өреп яткан килеш тә сез эштә.

Дистанцион рәвештә сезгә, гадәттәгечә, саулык һәм зыялы депутатлардан кирәкле кануннар теләп ятучы – мин Әмир Исламов диеп белерсез

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading