16+

Яңа салым режимы чыбыркы түгел: үзмәшгульлеләр нидән курка?

Бүгенге көндә Татарстанда 5 300 кеше үзмәшгульле булып теркәлгән, Россия буенча алганда, бу сан 34 меңгә җитә. Белгәнегезчә, быелның 1 гыйнварыннан үзмәшгульлеләр өчен яңа «һөнәри керемгә салым» режимы кертелде.

Яңа салым режимы чыбыркы түгел: үзмәшгульлеләр нидән курка?

Бүгенге көндә Татарстанда 5 300 кеше үзмәшгульле булып теркәлгән, Россия буенча алганда, бу сан 34 меңгә җитә. Белгәнегезчә, быелның 1 гыйнварыннан үзмәшгульлеләр өчен яңа «һөнәри керемгә салым» режимы кертелде.

Эксперимент илнең дүрт пилот төбәгендә: Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, Татарстанда үткәрелә. Ил хөкүмәте әлеге проектны алга таба Россиянең башка төбәкләрендә дә җәелдерергә җыена. Ни өчен дигәндә, илдә бүген якынча 20 млн кеше күләгәдә эшли. Аларга кертелгән махсус салым, бердән, икътисадның күләгәле сегментын киметүгә, икенчедән, эшләрен легаль рәвештә алып барып, үз бизнесларын үстерергә мөмкинлек бирүгә юнәлдерелгән.

Яңа салым режимы кертелгәнче, республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үзмәшгульлеләр белән бик күп очрашулар үтте. Рөстәм Миңнеханов башта ук үзмәшгульлеләрне штрафлар белән куркытырга ярамаганлыгын һәм салым органнарының аларны эзәрлекләргә тиеш түгеллеген ассызыклап үтте. Шул ук вакытта үзмәшгульлеләрнең законны бозмыйча, салымын түләп, тыныч күңел белән эшләячәкләрен, тикшерүче органнар белән бернинди проблемалары булмавын һәм социаль гарантияләргә, дәүләт ярдәменә өмет итә алулары турында да аңларга тиешләр.

«Тынычлап эшлим»

Яшел Үзәндә яшәүче Алина Богаткина гыйнвар ахырында «Минем салым» мобиль кушымтасы аша үзмәшгуль буларак теркәлгән. Ул керамикадан һәм гипстан төрле фигуралар ясап сата.

– Миңа бу беренче чиратта тынычлыгым өчен кирәк иде. Элек мөрәҗәгать иткән һәр яңа кешедән шикләнә, мине салым органнарына «сатмасалар» ярый инде дип борчыла идем. Тикшерү органнарыннан да килеп чыкмасыннар тагын дигән шигем булды. Рәсми рәвештә теркәлү миңа ышаныч та бирә. Чек сораган кешеләргә аны авырсынмыйча бирәм һәм алар да ничектер сиңа җитди партнер кебек карыйлар. Клиентлар язгы вакытта күбәеп китә, бигрәк тә төрле учреждениеләрдән бакчаларын бизәр өчен заказлар килә. Алар ягыннан да, минем үземнең ягымнан да шикләнүләр булмаячак, – ди ул.

«Үзмәшгуль булып теркәлү отышлырак»

Флорист Диләрә Гафиятуллина февраль аенда үзмәшгуль булып теркәлгән. Аңа кадәр ул шәхси эшмәкәр статусында булган.

– Минем өчен үзмәшгульле булу кулайрак. Үземнең соңгы елдагы керемнәремне исәпләгәч, аның бер елда 2,4 миллион сумнан артып китмәвен ачыкладым. Яңа режим өчен салым базасын билгеләгәндә, керем бер календарь елында 2,4 млн сумнан артып китә алмый. Бу – беренче фактор. Аннары мин үзем генә эшлим. Беркем белән дә хезмәт килешүе төзегәнем юк, читтән хезмәткәрләрне җәлеп итмим. Бу да яңа салым системасында күрсәтелгән төп шартларның берсе. Димәк, миңа үзмәшгуль булып теркәлү отышлырак килеп чыга дигән фикергә килдем һәм шулай иттем дә. Шуның өстенә касса аппараты да кулланырга кирәкми, ул да шактый чыгым таләп итә иде. Хәзер сатып алучылар белән барлык исәп-хисап, касса чегын формалаштыру һәм бирүне дә кертеп, турыдан-туры «Минем салым» кушымтасында ясала. Керем алу белән бәйле исәп-хисаплар турындагы бөтен мәгълүмат әлеге кушымта аша салым органына китә, моның өчен каядыр барып та йөрергә кирәкми, – ди Диләрә.

«Ярдәм күрсәтәбез»

Ә менә кайчандыр Диләрә кебек шәхси эшмәкәр булган тегүче Фәридә Әкбәрова әлегә үзмәшгуль булып теркәлергәме-юкмы дип баш вата. Ул, тукымалар сатыла торган кибеттән бер бүлмәне арендага алып, шәхси эшмәкәр булып теркәлгән булган.

– Күбесенчә чалбар кыскартып бирергә, төймә алыштырырга, итәкне тарайтырга ише вак-төяк йомышлар белән генә мөрәҗәгать итәләр иде. Тукымалар кибетенә күбесенчә йә үзләре оста теккән, яки үз тегүчеләре булганнар йөри. Керемем аз булгач, эшләгән акчам арендага да, иминият кертемнәренә, Пенсия фондына да китеп бетә. Шуннан соң мин, шәхси эшмәкәр булудан туктап, өйдә генә заказлар кабул итә башладым. Үзмәшгульләр турындагы закон турында ишетеп беләм, әмма бөтен нечкәлекләрен белеп бетермим. Интернетта да төрле фикер бар. Төпле консультация бирә торган берәр оешма булса, шул ук вакытта кем булуымны, күпме керем килгәнен тикшереп, төпченеп утырмасалар, шунда барып, аларның киңәшләрен тыңлап кайтырга әзермен, – ди Фәридә.

Фәридәне тыңларга һәм киңәш бирергә әзер булучылар бар. Моннан берничә ай элек кенә «Үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтү үзәге» автономияле коммерцияле булмаган оешма төзелде. Балалар товарлары маркетын оештыручы Юлия Райнвайн белән өйдә зефирлар ясаучы Лиана Пахарева җитәкли ул үзәкне. Юлия да, Лиана да яңа салым режимы турындагы закон кабул ителгәнче үк Татарстан бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов белән булган очрашуларда актив катнашып, эшче төркемгә кергән булганнар. Бу өлкәдә алардан да күбрәк белүче юк хәзер.

– Фәридә кебекләр безгә шактый мөрәҗәгать итә. Алар дәүләт органнарына яки вәкилләренә мөрәҗәгать итәргә ашкынып тормыйлар, ниндидер шик-курку бар әле. Без исә кичә генә алар кебек «күләгәдә» идек. Нинди борчулары, шик-шөбһәләре барлыгын белеп торабыз һәм уртак тел табу авыр түгел. Мөрәҗәгать итүчеләргә бушлай консультацияләр бирәбез, – ди Юлия Райнвайн.

Үзмәшгуль булып теркәлү ысуллары

1. Минем салым «түләүсез мобиль кушымта»

2. Россия салым хезмәте сайтында «профессиональ керемгә салым» салым түләүченең шәхси кабинеты

3. Вәкаләтле банклар

Салым ставкасы физик затларга – 4, оешмаларга 6 процент күләмендә билгеләнде.
10 ел дәвамында салым ставкалары артмаячак.

Салым хезмәте белән аралашу мобиль кушымтада бара, контроль-касса аппаратлары, хисап тапшырулар кирәкми, тикшерүләр булмаячак.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading