16+

“Яңа йөзьеллык Татарстаныбызга динамик үсеш алып килсен!”

Бүген, 27 май көнне ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышы ТАСССР оешуның 100 еллыгына багышланды. Бу датада сессия уздыруны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән.

“Яңа йөзьеллык Татарстаныбызга динамик үсеш алып килсен!”

Бүген, 27 май көнне ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышы ТАСССР оешуның 100 еллыгына багышланды. Бу датада сессия уздыруны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән.

Тантаналы чара уңаеннан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, КПРФ сәяси партиясенең төбәк бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов, “Бердәм Россия” сәяси партиясе вәкиле Илшат Гафуров докладлар белән чыгыш ясады.

Шулай ук утырышта ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм хәзерге лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Бүген ТАССР оешуны раслый торган декрет кабул ителгән көн.

-Бу истәлекле документ республика тарихында дәүләтчелекнең яңа битләрен ачты. ТАССР оешу республикада яшәүче барлык халыкларның да икътисади, сәяси, социаль-мәдәни хокукларын тормышка ашыруда хәл иткеч роль уйнады. Кыска гына вакыт эчендә бик көчле индустриаль һәм фәнни-гамәли база булдырылды. Татар халкы мәдәнияте чәчәк атты, - дип сүз башлады Президент.

Пандемия шундый зур бәйрәмне үткәрүдә дә үзгәрешләр кертте. Әмма без һичшиксез төп чараларны тантаналы рәвештә уздырырга мөмкинлекләр табачакбыз, ди Рөстәм Миңнеханов.

-Туган республикабыз үсешенә өлеш керткән барлык татарстанлыларга да рәхмәтебезне җиткерәм. Бигрәк тә республиканың беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевка рәхмәт. Ул Татарстанның яңа тарихына зур йогынты ясады, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Яңа йөзьеллык Татарстаныбызга динамик үсеш алып килсен. Ә халкыбызга иминлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч китерсен!

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading