16+

"Ябык биналарда кысылып утырганчы, урамга чыгу күпкә яхшырак"

Ябык биналарда куркыныч шартларда җыйналып утырганчы, ачык һавада төрле чараларны уздырырга бөтен шартларны тудырырга кирәк! Бу хакта Татарстан Президент Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, коронавирус белән бәйле авыр вазгыять ябык биналарда бәйрәм, мәдәни һәм спорт чараларын уздыруга чикләүләр кертте. Бу, беренче чиратта, анда катнашучы халык саны белән бәйле. Шуңа да бу очракта чараларны биналардан ачык һавага күчерү - иң отышлы чараларның берсе. Татарстан Президенты гражданнарның ялы өчен урамда бөтен шартларны тудырырга кирәк дип саный: "Ябык биналарда кысылып утырганчы, бу күпкә яхшырак".

Киңәшмә барышында Р.Миңнеханов бүген Россиядә Волонтер көне икәнлеген искә төшерде. Президент сүзләренчә, волонтерлар спорт чараларында, социаль проектларда гына түгел, пандемия чорында халык белән эшләүдә бик зур эш алып бара. Ул шулай ук, район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, җирлекләрдә волонтерларга ярдәм итәргә, игътибар күрсәтергә чакырды. Президент искәрткәнчә, республикада бүгенге көндә 63 меңләп волонтер бар. Аларның саны арта бара. Шулай да күпләр әле үзләрен ничек күрсәтергә, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белми. Миңнеханов бу юнәлештә дә эшне дәвам итәргә чакырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading