16+

«Яхшы җырлар тузмый»

Киләсе елга Рәшит Фаһапов фестивале 15 еллык юбилейларын үткәрәчәк. Юбилейлары алдыннан ваһаповчылар иҗади эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады, киләсе елга планнарын барлады. Журналистлар белән очрашуда Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев тә бар иде.

«Яхшы җырлар тузмый»

Киләсе елга Рәшит Фаһапов фестивале 15 еллык юбилейларын үткәрәчәк. Юбилейлары алдыннан ваһаповчылар иҗади эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады, киләсе елга планнарын барлады. Журналистлар белән очрашуда Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев тә бар иде.

– Быел без Рәшит Ваһаповның 110 еллыгын билгеләп үттек. Казан, Уфа, Мәскәүдә зур гала-концертлар оештырдык, – дип башлады сүзен Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе продюсер Рифат Фәттахов. – Зур акчалар тотарга туры килсә дә, Мәскәүдәге концертны Союзлар йортының колонналар залында үткәрдек. Татар җырының дәрәҗәсен күтәрү өчен, аны затлы залларда яңгыратырга кирәк, – ди Рифат Фәттахов.

Юбилей концертына кадәр Рәшит Ваһапов фонды Яшь башкаручылар конкурсы да уздырасылары бар әле. Алдагы елларда ул фестиваль гала-концерты белән бергә уза иде. Быел аны 24 апрель көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үткәрмәкчеләр.
– Яңа тавышларны шунда барлаячакбыз. Конкурска гаризаларны 1 гыйнвардан кабул итә башлаячакбыз. 29-30 март көннәрендә Казанда сайлап алу турлары була. Узган елны 150гә якын гариза килгән иде. Профессиональ сәхнәгә яшьләрнең күпләп килүе сөендерә. Быел Уфада да сайлап алу туры оештырачакбыз. Бездә Башкортстаннан катнашучылар күп. Аларга Казанга килү бик чыгымлы, теләкләрен истә тотып, Уфага үзебез барырга булдык, – ди Рифат Фәттахов.
Яшь башкаручылар фестивалендә алдагы елларда бары тик җырчылар гына сайлап алына торган булса, быел музыкантлар да көч сынаша алачак. Киләчәктә нәфис сүз осталары өчен аерым номинация дә булдырырга уйлый Рифат Фәттахов.

Халык яратып өлгергән «Дуслык күпере» быел да булачак, ди продюсер. Разил Вәлиев сүзләренчә, бу проект мәдәни генә түгел, сәяси әһәмияткә дә ия.
– «Дуслык күпере» быел зуррак форматта узачак. 13 апрель көнне Казанда концерт куя башлыйбыз, Уфада тәмамлыйбыз. Россиянең 17 шәһәрендә булачакбыз. Быел башкорт ягын көчәйтәчәкбез, узган елны башкорт артистлары азрак дип үпкә белдергән иде, – ди Рифат Фәттахов.

Рифат Фәттахов белән Разил Вәлиев татар җыр сәнгатенең сыйфаты белән канәгать түгел икән. Разил Вәлиев фикеренчә, татарның төп ялгышлыгы – Европага йөз тотып эшләү.
– Татар халкы Габдулла Тукайлар чорыннан ук инде музыка өлкәсендә дөрес юл сайламады. Европадан үрнәк ала, ә безнең тамырлар Көнчыгышка барып тоташа бит. «Үзгәреш җиле» фестивале – тулысынча, Көнбатышка карап эшләнгән проект. Ник соң без, татарлар, Кытай, Азия, Шәрык илләренә бераз карамыйбыз?! Җыр сәнгате халык проблемасы гына түгел, ул – дәүләт тарафыннан карала торган эш. Бездә татар телен саклау буенча төрле проектлар бар, шундый ук проектлар татар җырын, татар көен саклау, үстерү юнәлешендә дә эшләргә тиеш. Ваһапов фестивале бу юнәлештәге эшне күптәннән башкара инде, – ди Разил Вәлиев.

Халык, классик җырларны өстен күрүче башкаручылар өчен Рифат Фәттахов «Җәүһәр» исемле проект булдыру турында хыяллана.
– Хид-парадларда да күбрәк эстраданы күтәрү белән шөгыльләнәләр. Халыкчан башкаручылар исә читтә кала. Артур Исламов белән Илүсә Хуҗина кебек классик җырчылар аерым хөрмәткә лаек түгелмени?! Аларны күтәрергә кирәк, – ди Рифат Фәттахов.
Разил Вәлиев үзен «попса» җырларга каршы булмавын, ләкин классиканы да ишетәсе килүен әйтте.
– Совет заманын әрләргә яратабыз, ләкин нәкъ менә Совет чорында без радиодан симфоник оркестрны да, Олег Газмановны да тыңлый ала идек. Ни өчендер бездә халык арасында популяр булган артистлар үзешчән генә. Ә бөтен дөньяны шаулаткан Аида Гарифуллиналарны (опера җырчысы) берәү дә белми, – ди Разил Вәлиев.

Татар җырының иң төп проблемасы – репертуар кытлыгы булуына да басым ясады Рифат Фәттахов.
– Татар җыр сәнгатендә һәрвакыт репертуарга кытлык булды. Хәзерге вакытта «Яңа татар җыры» проектын булдыру буенча сөйләшүләр бара. Биредә җыр авторлары көч сынашачак. Бәлки ул бер ел гына бармас та. Яхшы җырлар тиз тумый бит, аларга вакыт кирәк, – ди Рифат Фәттахов.
Бу уңайдан журналистлар бик күп җырларның текст авторы булган Разил Вәлиевкә төбәлделәр.
– Мин әле дә шигырь язам, ләкин шигырьләрне көйгә салучы композиторлар гына юк. Сәхнәдә яңгыраган 90 процент җырларга дүрт нота белгән үзешчән баянчылар гына яза. Моның нигә шулай икәнен мин үзем дә белмим, – ди Разил Вәлиев.
Рифат Фәттахов журналистлар белән очрашуын яраткан сүзләре белән тәмамлады: «Җырчы халык артыннан түгел, халык җырчы артыннан барырга тиеш».

 

фото - "Татар информ"/ Салават Камалетдинов

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading