16+

Ял итәргә путевканы кайчан алсаң отышлы?

Туризм өлкәсендә белгеч Илсөяр ҺИДИЯТУЛЛИНАдан 5 киңәш 

Ял итәргә путевканы кайчан алсаң отышлы?

Туризм өлкәсендә белгеч Илсөяр ҺИДИЯТУЛЛИНАдан 5 киңәш 

1. Һәркемнең дә акчаны янга калдырасы килә. Юлламаларны отышлы бәядән ничек алырга? 
– Бик күпләрнең ялга да барасылары килә, финанс мөмкинлекләре дә чикле. Шуңа да юлламаны берничә ай алдан броньлау юлын тәкъдим итәм. Җәй көне бару өчен гыйнвар-февраль айларында ук сайласаң яхшы. Хәзер исә көз, кыш айларына, Яңа ел бәйрәмнәре чорына билетлар карарга була. Азия илләренә, Индия, Гарәп Әмирлекләренә юллама алырга мөмкин. Кышкы айларда доллар һәм евроның бәясе дә төшә. Мәсәлән, быел юлламаны алдан алучылар бер доллар өчен 56-57 сумнан түләсәләр, хәзер инде ул – 63-65 сум. Юллама бәясен өлешләп тә түләргә була. Монда да син түлисе көнне чит ил курсы очсызрак булса отышлы. Шул рәвешле, сезонында 3-4 йолдызлы отельләргә тәкъдим ителгән бәягә 5 йолдызлы кунакханәдә ял итә аласыз. Кеше күпләп ял иткән чорда, кунакханәләр сайлау мөмкинлеге дә аз. 

2. Алдан броньланган юллама буенча бара алмыйсың, билет алынган көнне мәшәкатьләр килеп чыкты ди. Акчаны кире кайтарып буламы?
– Гадәттә, юллама алганда, иминиятләштерү өчен 1500 сум тирәсе түләтәләр. Ул – гомуми суммага кергән акча. Күпләр аны түләгәч, юлламаның 80 процентын кире кайтара алабыз дип уйлап ялгышалар. Чынлыкта, акчалар бөтенләй дә кайтарылмый. Беренчедән, очкыч бәясе чартер рейска (туроператор һава юлларын арендага ала) булганга күрә, икенчедән, бик чикләнгән сәбәпләр аркасында гына акчаларны кире кайтаралар. Мәсәлән, салкын тиеп авырып киткәнсез икән, бу бөтенләй саналмый. Шуңа да җитди авырулар, күбрәк сәбәпләр кертелгән киңәйтелгән төрдәге иминиятләштерү ясатырга тәкъдим итәм. Дөрес, аның бәясе дә 10-15 мең сум тирәсе. Тагын бер момент: юлламаны башка кешегә бирергә була. Бу очракта штраф каралган, ул якынча 20 доллардан башлана, юллама бәясе дә чит ил курсына бәйле рәвештә яңадан санала. 

3. «Яна торган» турлар бик популяр, тик аларны көтүдән мәгънә бармы? 
– Мин моны күбрәк кеше игътибарын җәлеп итүче маркетинг юлы дип кенә әйтер идем. Бәяне туроператорлар китәр көннәр җиткәндә очкычта урын калса гына төшерәләр. Нигездә, ул түбән дәрәҗәле 2-3 йолдызлы кунакханәләргә тәкъдим ителә. Яхшыларына андый тәкъдимнәр юк диярлек. Шулай ук хәзер «очу бәясенә торган тур» («Тур по цене перелета») киң таралган. Ягъни бу бәягә очкычта барып кайту, медицина иминиятләштерүе, багаж, трансфер керә. Кайвакыт кунакханәдәге иртәнге аш та тәкъдим ителә. Ләкин гадәттә, ул ял йортларында уңайлыклар тудырылмаган була. Шуңа күрә, бигрәк тә балалар белән барсагыз, яшәр өчен яхшырак тору урынын booking.com, trivago.ru кебек сайтлардан алдан броньлап куйсагыз ышанычлырак. 
Очкычка аерым билет кына алсаң, барып-кайту бәясе кыйбатка чыга. Алдап, зур ташлама бирәбез, диючеләр дә бар. Һәр тәкъдимне ныклап тикшерергә кирәк. Быел гына да бер төркем мошенниклар Абхазиянең данлыклы кунакханәсенә ярты бәядән юллама сатканнар. Моның өчен махсус сайт та булдырганнар, хәзер инде аларның эзе дә юк. Интернет аша акча түләсәгез, һәр турагент сезгә заказ номерын бирергә тиеш. Сез аны туроператор сайтында тикшерә аласыз. Ял, коену сезоны башланганчы да күпкә очсызрак бәягә ял итеп була. Мәсәлән, җәй башында Грециягә бару отышлы. Анда диңгез әле җылынмаган, кичләр салкынча. 

4. Ял итү өчен халык күбесенчә кайсы курортны сайлый?
– Төркия. Артык кыйбат булмаган бәягә әлеге ил тәкъдим итә торган ял, тукландыру беркайда да юк. Мәсәлән, Сочида өч тапкыр ашау кергән кунакханә алсагыз, ул Төркиядә ял итү бәясенә төшәргә мөмкин. Ә монда әле күпме күңел ачу чарасы, балаларга уйнау мәйданчыклары каралган. Очу вакыты да озак түгел. Иң зур көндәше – Мисыр. Ләкин анда Россиядән туры гына рейслар юк. Шуңа да быел Төркиягә бәяләр тагын да үсте. Хәзер Анталия шәһәре буенда гына түгел, Эгей диңгезе ярлары буенда да ял итү мөмкинлеге киңәйтелде. Ләкин монда сервис түбәнрәк дәрәҗәдә. Ял итәргә баручыларга үзәк ял итү районнарын түгел, ә янәшәдәге курорт урыннарын сайлагыз дияр идем. Анталиядә Лара, Кунду, Сиде кебек курортлар кулай. Ул якларда комлы пляж. Кемер белән Белекта таш, ләкин анда нарат урманнары, таулар күләгә бирә. Бу эсседә уңайлы. Тын юллары авыру кешеләргә әлеге шәһәрләр аеруча файдалы. 

5. Россиядә ял итү очсызрак түгелме?
– Төрле вариантлар бар. Шәхси өйләрдә, пансионатларда туктасагыз, үз транспортыгыз белән барсагыз, очсызрак та булырга мөмкин. Кайбер төр хезмәткәрләр чит илгә чыга алмый. Мәсәлән, эчке эшләр бүлегендә эшләүчеләр. Аларның да чит илдәге кебек югары дәрәҗәле кунакханәләрдә ял итәселәре килә. Бу очракта инде очсыз булмый. Иң данлыклы курорт – Сочины алсак та кафеларда туклану бер кешегә уртача 1 мең сумга төшә. Ә кунакханәдә туклану каралган булса, ул ял Төркиядән кыйбатрак та булырга мөмкин. Күңел ачу чараларын өстәмә эзләргә туры киләчәк. Мәсәлән, «Кызыл алан», «Роза хутор», балаларга Диснейлэнд форматында ясалган данлыклы союзмультфильм геройлары белән бизәлгән паркларга барсаң, саллы гына акча кирәк. Кырымда югары дәрәҗәдәге бик яхшы кунакханәләр бар. Тик чагыштырып караганда, чит илгә барып кайту очсызрак.
Ял сиңа яңа көч бирергә, уңай энергия белән сугарылган, матур булырга тиеш дип саныйм. Юллама алган вакыттан алып сәяхәттән кире әйләнеп кайтканчы, борчылырлык сәбәпләр тумасын иде. Шуңа да әлеге эшкә җитди карарга, барысын да алдан уйлап, юлламаны ныклап сайларга киңәш итәм.

Лилия ГАТАУЛЛИНА әзерләде.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading