16+

Ялган акча биреп киттеләр

Беркөнне махсус киемнән киенгән кешеләр өйгә керделәр дә, электр счетчикларын тикшереп йөрибез дип, җиһазларымны карый башладылар.

Беркөнне махсус киемнән киенгән кешеләр өйгә керделәр дә, электр счетчикларын тикшереп йөрибез дип, җиһазларымны карый башладылар.

«Апа, сезнең монда ут өчен артык акча әйләнгән бит», – диләр болар. 2500 сум артык әйләнгән, имеш. Әйдәгез, хәзер үк бу акчаны сезгә кайтарабыз, дип, 5000 сумлык акча суздылар. Сдача кайтарырга дип акчаларымны барлый башладым. 2500 сумны җыеп бирдем. Болар чыгып киттеләр. Тагын башка кешеләргә дә кергәннәр. Нәкъ шулай, 5 мең сумнан акча кайтаруны сорап, ут счетчикларын «тикшергәннәр». Баксаң, тегеләрнең 5 меңлекләре ялган акча булып чыкты бит. Бөтенләй акча да түгел, уенчык купюралар икән. Без 5 меңлекләрне күреп карамаган карт кешеләр аңламый да калдык инде. Хәзер бу алдакчыларны полиция хезмәткәрләре эзли. Эзләренә төшеп, тиешле җәзасын бирсеннәр иде. Үлемтеккә дигән сәдака акчаларын карт-карчыктан шулай алдалап алып рәхәт күрермен дип уйлыйлармы икән?

Исемем редакция өчен генә. Яшел Үзән, Урысбага авылы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading