16+

Ялгыз ир-ат хәлен кем белә?

Кайвакыт мин үземне ялгыз ир-ат урынына куеп карыйм да котым алына. Дөресен әйткәндә, ялгыз ир-атлар турында беркем дә уйламый. Ничек яши ул, нәрсәләр кичерә? Тюлень белән диңгез мәчеләре турында да күбрәк уйлыйлар хәтта, ә ялгыз ирләр турында – юк.

Ялгыз ир-ат хәлен кем белә?

Кайвакыт мин үземне ялгыз ир-ат урынына куеп карыйм да котым алына. Дөресен әйткәндә, ялгыз ир-атлар турында беркем дә уйламый. Ничек яши ул, нәрсәләр кичерә? Тюлень белән диңгез мәчеләре турында да күбрәк уйлыйлар хәтта, ә ялгыз ирләр турында – юк.

Хатын-кызларның бөтенесенең диярлек башында бер төрле сораулар: ярата-яратмый, килә-килми, эшли-эшләми, хыянәт итә-хыянәт итми. Ә ир-ат арый һәм аның эшен дә, хатын-кызларны да, бөтен җаваплылыкны да күрәсе килми. Әгәр берәр эше барып чыкмый икән, ул – «пешмәгән». Ул шуның белән килешеп, үзенең пешмәгәнлеге белән ризалашып яши һәм «аның каравы» дигән сүзне белми. Бездә исә башкачарак. Эшемдә ниндидер авырлыклар бар, аның каравы минем ирем яхшы. Минем ирем дә, яхшы эшем дә юк, әмма аякларым төз, матур. Әле күкрәкләр дә бар. Әйе, мин юан, ә иптәш кызым миннән дә юанрак. Ир-атларда әлеге «аның каравы» нишләптер эшләми. Ул кыйммәтле машинада йөри, аның каравы яраткан хатын-кызы юк. Шунлыктан ул үзен пешмәгән дип саный. Яраткан хатын-кызы бар, ләкин кыйммәтле машинасы юк. Пешмәгән инде, нишләтәсең...

Минем бу хакта уйланганым юк иде. Уйлавымча, ирләр торган саен ялгызрак һәм күбрәк хатын-кызлар күләгәсендә калалар кебек. Алар бу хакта беркемгә сөйләми, чөнки алар – ир-атлар, бөтен нәрсәгә ирешергә кирәк, киресенчә булганда, пешмәгән булып чыгалар! Уңышлы хатын-кызлар күзлегеннән караганда, мин дә «пешмәгән» – минем чәшке туным, ирем юк, хәтта матур сүзләр язылган смс-хәбәрләр дә килеп тормый. Үземне шул халәтемдә ир-атка әйләндереп карыйм да, куркыныч булып китә...

 

Әминә Сәлимова, газета укучы.
Фото:neldekstop.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лариса Рубальскаяның "Зато" шигырен укыгыз,бөтенесен уз урынына куя .

    Мөһим

    loading