16+

Яман шешене җиңеп була

4 февраль – Бөтендөнья онкология авыруларына каршы көрәш көне иде. Яман шешне кисәтү максатында, бу көнне төрле чаралар, акцияләр уздырылды.

4 февраль – Бөтендөнья онкология авыруларына каршы көрәш көне иде. Яман шешне кисәтү максатында, бу көнне төрле чаралар, акцияләр уздырылды.

Татарстанда былтыр 15 меңнән артык яман шеш очрагы теркәлгән. 1 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча республикада рак белән авырулы барлыгы 104 711 кеше исәптә тора. Бу һәр 37нче кешедә яман шеш билгеләре күзәтелә дигән сүз.

Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов әйтүенчә, безнең республикада яман шешне дәвалауның өч дәрәҗәдәге системасы булдырылган. Сырхауханәләрдә авыруны беренчел стадиясендә билгеләргә ярдәм иткән кабинетлар эшли. Диспансеризациянең дә бу өлкәдә роле зур. “2017 елда диспансеризация кысаларында 500 меңнән артык кеше тикшерү узган. Аларның ике меңендә онкология авырулары ачыкланган”, – ди Сергей Осипов.  

Идел буе федераль округының һәм Татарстанның баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры профессор Рөстәм Хәсәнов исә “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә яман шеш турындагы кайбер уйдырмаларга ачыклык керте. Әйтик, күпләр чит илдә дәвалану бездәгедән  яхшырак дип саный. Шуңа тикшерү дә узып тормыйча, чил илгә барырга акча җыя. “Әмма, бу зур ялгышу. Бездәге дәвалану уңай нәтиҗәләр бирә. Күпләр авыруның ахыргы стадиясендә могҗиза эзләп чит илгә ашыга. Бу аларның соңгы өметләре. Ә андагы белгечләр берәүне дә кире какмый, шул ук вакытта терелтәбез дип тә вәгъдә итми. Авыруларның күбесе кабат безгә әйләнеп кайта. Татарстанда яман шешне дәвалау белән аерым бер медицина учреждениесе шөгыльләнә. Бөтен илдә дә мондый мөмкинлекләр юк. Рактан куркучылар да бик күп. Яман шеш дәвалап булмаслык авыру түгел. Авыруны беренчел стадияләрендә ачыклау мөһим,” – ди табиб.

Ракны кисәтү уңаеннан, 14 февральдә сәгать 10.00дә Республика клиник онкология диспансерында хәйрия ярминкәсе уздырачаклар. Анда тәкъдим ителгән кул эшләнмәләрен сатудан кергән акча Анжела Вавилова исемендәге фондның яңа стационар хосписы төзелешенә тотылачак. Кайбер районнарда ракны ачыклау өчен анализ тапшыру үзәкләре булдырырга да җыеналар.


2017 елда татарстанлыларда иң еш очраган яман шеш төрләре:

юан эчәктә яман шеш – 12, 9 процент
тире рагы – 12,3 процент
күкрәктә яман шеше – 11,8 процент
үпкә рагы – 10,2 процент
хатын-кызның җенси әгъзаларында яман шеш – 9,2 процент
мәни бизе рагы – 9,1 процент
ашказаны рагы – 6,3 процент .  


Ракны кисәтү өчен нишләргә?

Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Тәмәке тарткан кешеләрнең 70 процентында үпкә рагы күзәтелергә мөмкин, аз хәрәкәтләнү, дөрес тукланмау, нерв күзәнәкләре еш ярсу, стресс сәламәтлеккә файдалы түгел. Дөрес туклану мөһим. Кеше күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга тиеш. Әмма, кешегә моны аңлатуы авыррак. “Балалар бакчасындагы менюга күбрәк яшелчә кертергә дип тәкъдим иткәч, әти-әниләр балаларга ит күбрәк ашатырга кирәк, дип каршы чыктылар, барысы да кешенең үзеннән тора”, – ди Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов.
 
Үзе үзеңә карата игътибарлы булу сорала.
Башлангыч чорда, гадәттә, авыруны 90 процент очракта дәваларга була.  Көзгегә ешрак карарга, тәндә үзгәрешләр юкмы, моңарчы булмаган миңнәр, таплар, шешләр барлыкка килмәгәнме – күзәтергә кирәк. Үз вакытында организмны тикшертеп торсаң, авыруларны вакытында ачыклап, дәваларга мөмкин. Кешегә гади генә тикшерүләр узу да җитә: эчке органнарны УЗИга төшерү, рентген ясату, анализ тапшыру. 20 яшендә хатын-кызга аналык җиңсәсен, күкрәген тикшертү мөһим. Беренчел стадиядә яман шешне 90-100 процент очракта дәваларга була.

Гел күңелсезләнеп йөрү, төшенкелеккә бирелү төрле авырулар китереп чыгаруы бар.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading