16+

Янгын

Төрле җирдә төрле янгыннар чыга: кемнең йорты, кемнең мунчасы, кемнең абзары яна. Ә аларның ни сәбәпле килеп чыкканын төгәл генә белүче бармы? Күз алдында гына яшен сукмаса – юк.

Янгын

Төрле җирдә төрле янгыннар чыга: кемнең йорты, кемнең мунчасы, кемнең абзары яна. Ә аларның ни сәбәпле килеп чыкканын төгәл генә белүче бармы? Күз алдында гына яшен сукмаса – юк.

Әле анысы бәхәсле нәрсә – әллә яшен суккан, әллә кечкенә метеорит төшкән. Янгын сәбәбен беркем төгәл белми. Чөнки янгын үзен китереп чыгарган сәбәпне дә көлгә әйләндерә.

Безнең дә шулайрак булды бугай... Менә син беләсеңме сәбәбен? Кайдан чыкты, кем башлады? Мин шәхсән юньләп хәтерләмим. Син дә шул чамадыр инде, ул хакта уйласаң, тукта нишләп болай булды соң әле, ә бит барысын да тыныч кына хәл итеп була иде дип аптырыйсыңдыр. Бер карасаң, чынлап та, барысы да тыныч кына хәл ителергә тиеш иде. Башкача булуы мөмкин дә түгел иде. Без моны берничек тә күз алдына китерә алмый идек. Сәбәбен генә түгел, ә ул янгынның барышын да аңлап бетереп булмый.

Бот буедай ике бала чыр-чу килеп бер-берсенә су сиптереп уйнарга мөмкин. Әти-әниләре тыеп торса да, өсләре юешләнеп бетсә дә, хәтта көлә-көлә хәрәкәтләнә-хәрәкәтләнә хәлләре бетсә дә. Чөнки аларга рәхәт. Чөнки алар бала. Чөнки алар уйныйлар.
Ә без уйнамый идек. Һәм без бала түгел идек. Безгә рәхәт тә түгел иде. Чөнки без бер-беребезгә ут сиптерә идек. Аяусыз итеп. Янгынның сәбәбе – бер-беребезгә ут сиптерү иде. Ә моның сәбәбе нәрсә? Белмим. Чөнки без икебез дә тулышкан вулкан шикелле идек, көчле идек. Икебезнең җанында да әрнү-газаплар, ару-талчыгулар һәм тагын тормышның озак вакытлар буе үзеңне тыеп килүдән туган шуның ише чүп-чарлары җитәрлек иде. Алар инде урманда өеп куйган агач ботаклары сыман корыган, җилләгән һәм бер очкыннан да учакка әйләнергә әзер иде. Бер карасаң, ник шулай тиз кабынып китүебезгә түгел, ә моңа кадәр кабынмыйча яшәвебезгә аптырарлык иде.

Һәм без... Ләкин бу бер нәрсәгә дә ачыклык кертми.
Дошманнар бер-берсенә ут сиптерергә тиеш. Юк итәргә, яндырып көлгә әйләндерергә һәм көлне җилгә очырырга. Алар бер-берсенә аяусыз булырга тиеш. Чөнки алар дошман. Дошманны коткару – дусны үтерүгә тиң. Кайчагында. Монысы аңлашыла.
Тик без икәү дошман түгел идек. Хәтта дус та түгел... Без җандашлар идек. Ходай Тәгалә түш кесәсен кырып җиһанга сипкән орлыклардан яралып, Җирдә табышучы ике җан. Бөтен дөнья икегә бүленеп бер-берсе белән сугышса да, җирләр белән күкләр кавышса да, дөньяның асты-өскә килсә дә... һәм хәтта хөкүмәт үз халкы турында кайгырта башласа да, без бер-беребезгә ут сиптерергә тиеш түгел идек. Чөнки минем яну – сине, синең яну мине әрнетәчәк иде. Һәм без моны икебез дә аңлый, һәр күзәнәгебез белән тоеп тора идек.
Ә без сиптердек... Ярсып-ярсып ут чәчтек тә үзебезнең шул дәрәҗәдә ут чыгара алуыбызга сокландык. Кызганыч, аждаһа түгел идек. Кызганыч башыбыз ике түгел иде. Ике башыбыз булса, икесен дә эшкә кушар һәм икеләтә ныграк чәмләнер идек. Хәер... Бер карасаң, без үзебез дә аждаһаның бер-берсенә ут сиптерүче ике башы сыман идек бугай...
Без икебез дә янгын эчендә идек. Ут төртүче дә, янучы да идек. Яндырган саен яна идек.
Янгыннарның чыгу сәбәбе булмагандай, сүнү сәбәбе дә төгәл билгеле булмый. Һәр сүнүнең сәбәбе бер генә – уты бетә. Бу янгын да сүнде...
Тик мин... сиңа салган әрнүләрнең үземдә сулкылдавын тоям. Синең яраларың уңалмыйчы туктамас инде ул... Шулай тиеш.

Бер карасаң... Кичәге көн артык мөһим түгел, бүгенгә кем булып чыгуың мөһим.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X