Без кергән гаражда янгын сүндерә торган өч машина тора иде. Икесе – су ташый торган, ә берсе – автобаскычлы махсус машина. 50 метр биеклеккә күтәрелә торган әлеге транспорт күпкатлы йортларда яшәүчеләрне коткарыр өчен чыга. Зөлфәт аңлатуынча, янгын сүндерү машинасының кечкенәсенә – 1,5 тонна су, зуррагына 3, 2 тонна су сыя.
– 1,5 тонна су сыйдырышлы машина чүп савытлары янган вакытта чыга. Аннан соң, шәһәр фатирларында күпчелек очракта җиһазлар яна. Күп су агызып, башка фатирларны да су белән тутырмас өчен дә шушы машиналар эшкә җигелә. Кыскасы, алар беренче ярдәм күрсәтер өчен кулланыла. Аннан соң, бистәдәге янгыннар вакытында алар гидрантларга куела. Мондый очракта да су тиз бетмәсен өчен безгә беренче чиратта алар ярдәмгә килә, – ди әңгәмәдәшем.
Егетләрнең махсус эш киемнәре дә әлеге машиналар янындагы эскәмияләрдә әзер булып тора. Сигнал алынгач, алар тиз арада (моның өчен 21 секунд каралган) киенеп, гараждан чыгып китәргә тиеш. Күмәкләшеп киенгән чагында озаграк вакыт таләп ителә. Хәбәр алынып, гараждан әзерләнеп чыгып китәр өчен 1 минут вакыт бирелә. Шуңа күрә Зөлфәт: «Безнең эштә минутлар түгел, секундлар хәл итә», – ди.
– Сигнал булганда ук кайда янгын чыгуы турында хәбәр алына. Без инде, шуңа нигезләнеп, эш тәртибен күз алдына китерәбез. Янгын вакытында һәр кешегә билгеләнгән вазифа бар. Һәрберебез шуны төгәл үти, ләкин көтелмәгән хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин. Аңа да әзер булырга кирәк, – ди ул.
Янгыннан кайткач, аяк һәм өс киемнәрен юып, киптерә торган бүлмәләре бар. Ә янгын буенча чакыру булмаганда, егетләр көн дәвамында теоретик белемнәрен ныгыталар, нормативларын эшлиләр, спорт белән шөгыльләнәләр, ял бүлмәсендә телевизор карыйлар, китаплар укыйлар, шахмат, шашка уйныйлар. Болардан тыш, психологик бушану бүлмәсе дә бар. Массаж креслолары, тынычландыра торган музыка фонында егетләргә психолог дәресләр уздыра. Төнге унбердән соң исә егетләр йокы бүлмәсенә таралыша.
«Кеше булмаса гына ярар иде»
Янгын сүндерүчеләргә янгыннарга гына түгел, юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне дә коткарырга чыгарга туры килә. Шуңа күрә машинада кысылган кешеләрне коткарыр өчен дә махсус аппаратлар бар.
– Һәлакәт булган урынга барып җиткәч, без беренче ярдәм күрсәтергә тиеш. Бәлагә юлыгучының хәлен белгәч, кирәкле эшләрне башкарабыз. Аварияләрдә дә, янгыннарда да иң авыры– мәетләрне алып чыгу. Балалар булса, бигрәк тә авыр. Беренче эш көнемдә үк шундый очрак белән очрашырга туры килде. Ул көнне машина эчендә бер кеше янып беткән иде. Шуңа күрә, теге яки бу чакыруны алгач: «Кеше булмаса гына ярар иде», – дип телибез. Шулай да бу мәсьәләдә беренче елларда авыррак иде. Хәзер җиңелрәк кабул ителә, чөнки алдан ук нинди профессия сайлавыбызны аңладык. Әгәр әзер түгелсең икән, димәк, эш урыныңны алыштырырга кирәк. Кыскасы, янгын сүндерүче физик яктан да, психологик яктан да барысына да әзер булырга тиеш, – ди Зөлфәт.
Гомерләрен куркыныч астына куйган вакытлары да еш була икән.
– Кешенең янгын эчендә калганын беләбез икән, түшәм җимерелеп төшәр, дигән куркуны җиңеп, ярдәмгә ашыгабыз. Барганда ук кешенең янгын эчендә калуын белсәк, иң элек аны эзлибез. Шулай ук хайваннарның гомерен саклап калыр өчен дә янгынга кергән вакытлар бар, ләкин шулай да үзебезгә дә саклык чаралары турында онытырга ярамый. Мәсәлән, безгә каска, перчатка, каешны салырга ярамый. Безнең эштә куркыныч моментлар күп була. Чакыруга чыгып киткәндә сине нәрсә көтәсен бервакытта да белеп бетереп булмый. Шуңа күрә эшебездә бер-береңә карата булган ышаныч та зур роль уйный. Чакыруга сыналган, бер каравылдагы дус егет-хезмәттәшләр белән чыгарга тырышабыз, – ди ул.
Моннан тыш, үзара бәйләнеш эшчәнлеге кысаларында, янгын сүндерүчеләр шикле әйберләр табылган очракларда да ярдәмгә чыга.
Эшләрен башкарган вакытта халык белән аңлашылмаучылыклар килеп чыгуын да әйтте Зөлфәт.
– Күп очракта безне, сусыз килгәнсез, дип гаеплиләр. Без беркайчан да сусыз йөрмибез. Хәтта яртылаш та йөрергә ярамый, чөнки машинаның әйләнеп каплану куркынычы да бар. Аннан соң кешеләрдән еш кына: «Минекен беренче чиратта сүндер», – дип ишетергә туры килә. Ләкин без дөрләп янган йортны сүндерү белән беррәттән, ялкын утлары күршеләргә дә таралмасын өчен тырышабыз. Хәтта остарып китеп, шлангны (җиңне) бездән йолкып алырга тырышучылар да, сугышырга теләүчеләр дә бар. Янгында безнең беренче максатыбыз – кеше гомерен саклап калу. Иң беренче сорау да: «Эчтә кеше бармы?» – була. Аннан соң күп вакыт безне: «Соң килдегез», – дип гаеплиләр. Янгын чыккач, башта үзләре сүндермәкче булалар. Шуңа күрә шунда ук безнең телефонны җыярга кирәк. Без, мәсәлән, республика клиника хастаханәсенә 4 минут эчендә барып җитәргә тиеш. Ә иң озын юл – 25 минутлык (Габишево, Столбище бистәләре). Дөрес, «бөке»дә утырган чаклар да булды. Шәһәр урамнарына узу – үзе бер зур проблема. Мондый вакытларда машинадан йөгереп чыгып, үзебез алдан барып, кешеләрне эвакуацияли башлыйбыз, – ди Зөлфәт.
Аның әйтүенчә, янгын очраклары яз көне, карлар эреп, кар астыннан чыккан чирәмнәр корый башлагач арта икән. Кыш көне исә янгын белән көрәшүдәге авырлык – һава торышының салкын булуы. Бу вакытта шлангтагы суны катырмаска тырышырга кирәк.
– Дежурлык вакытында бер тапкыр чыкмаган чаклар да, көне буе чакыруда булган көннәр дә бар. Мәсәлән, алдагы ике тәүлектә янгыннар бик күп булган иде, – диде Зөлфәт.
Ә менә без булган өч сәгать эчендә бер генә чакыру да булмады. Югыйсә, янгын сүндерүчеләр белән бергә чыгу теләге дә бар иде. Булмавы хәерлерәк тә әле. Димәк, шул вакыт эчендә генә булса да алар җаваплы территориядә бәла-казалар булмаган дигән сүз бит бу. Ә без исә янгын сүндерүчеләргә яңа ел алды көннәрен дә, бәйрәмнәрне дә тыныч, янгыннарсыз уздыруларын телибез.
Янгын сүндерүчеләрнең эше турында без белмәгән кызыклы фактлар
1. 1,5 тонна су 1-1,5 минут эчендә сиптерелеп бетә.
2. Янгын сүндерүчеләрнең махсус киемнәре (боевкалар) 200-300 градуслы температурага чыдам. Өс, аяк һәм баш киеме, битлек, тыгызланган кислород тутырылган баллонның авырлыгы – 20 килограмм. Димәк, янгын сүндерүчеләргә үзләрендә шуның кадәрле авырлык йөртергә туры килә.
3. Янгын сүндерүчеләрнең иң ачуын чыгара торган сүз – «пожарник». «Элегрәк аны янгыннан зыян күрүчегә әйткәннәр. Бераздан халык теленә «янгын чыгаручы» буларак кереп урнашкан. Ә хәзер безгә шулай эндәшәләр. Дөреслектә, без «пожарный»лар, ягъни янгын сүндерүчеләр», – дип аңлата Зөлфәт.
4. Бер янгынга, катлаулыгына карап, кимендә 15 кеше чыга.
Комментарийлар