16+

Янып үлгән 6 кешеле гаилә турында танышлары: «Бик тырыш, тату гаилә иде»

Казанның Авиатөзелеш районында шәхси йортта көчле янгын нәтиҗәсендә алты кешенең гомере өзелде. Бу хәбәр тетрәндерде. Хәзер янгыннан калган хәрабәләргә чәчәкләр китерәләр, күзләрдә яшь. Кичә гөрләп яшәгән гаилә бүген юк. Күпләр моңа әле дә ышана алмый.

Янып үлгән 6 кешеле гаилә турында танышлары: «Бик тырыш, тату гаилә иде»

Казанның Авиатөзелеш районында шәхси йортта көчле янгын нәтиҗәсендә алты кешенең гомере өзелде. Бу хәбәр тетрәндерде. Хәзер янгыннан калган хәрабәләргә чәчәкләр китерәләр, күзләрдә яшь. Кичә гөрләп яшәгән гаилә бүген юк. Күпләр моңа әле дә ышана алмый.

Пастель урамында яшәүче тулы бер гаиләнең фаҗигадә һәлак булуын аларны белгән кешеләр, күршеләре дә бик авыр кичерә. «Бик тырыш, тату гаилә иде», – дип сөйлиләр алар турында.

Гаилә башлыгы Алексей логист булып эшләгән. Яшь чагыннан ук спорт белән шөгыльләнгән, хоккей уйнаган. Хезмәттәшләре аны яхшы күңелле, һәрчак шат, җаваплы кеше иде дип искә алалар. Гөлназ исә белгечлеге буенча тәрбияче. Өченче баласы белән декрет ялында булган. 64 яшьлек әнисен дә паралич сукканнан соң Гөлназ тәрбияләгән, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Яшәргә дә өлгермичә дөнья белән хушлашкан балалар да кызганыч. Олы улларының берсенә – 9, икенчесенә – 11 яшь, төпчек кызлары әле тугыз айлык кына булган.


Күршеләре әйтүенчә, янгын төнлә чыккан, башта Гөлназ белән Алексейның бүлмәсе турысындагы түбә яна башлаган. Аннары ялкын бөтен өйне камап алган. «Улым, күршем белән идем. Янгынны абайлап алдык. Йортка йөгереп килдек, пыялаларын вата башладык, ишекне ачтык. «Ашыгыч ярдәм» хезмәте килгәнче үк, ишек төбендә яткан Алексейны сөйрәп чыгара алдык. Тик аның йөрәге типми иде шул инде», – дип сөйләгән күршеләренең берсе «Татар-информ»га.

Янгын сүндерүчеләргә хәбәр төнге уникенче яртыда килеп ирешкән. Бер сәгать дигәндә, беркатлы кирпеч йорттагы ялкынны сүндергәннәр. Кызганыч, берәүне дә коткарып кала алмаганнар. Карак керсә берне ала, ялкын керсә, бөтен нәрсәне юк итә, дип белми әйтмидер халык. Янгында кеше гомерләре өзелү аяныч.
Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйтүенчә, әлеге вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү нәтиҗәләренә караганда, кешеләр төтен белән агуланган дип фаразлана. Янгынның сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Коткаручылар электр челтәрләрендә кыска ялганыш булуы бар дип тә фаразлый.

 Интертат

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading