Шәһри Казан

Бер мәхәббәт тарихы: яратам да, сагынам да

Гомерем буена яраткан җаныем ике ел элек бакыйлыкка күчте. Нибары 54 яшендә. Авыр миңа. Ходайның биргәненә шөкер, әтиләренә су тамчысыдай охшаган ике улым бар.

Без аның белән балалар бакчасыннан бергә булдык. Миннән ике яшькә генә зуррак иде бәгырькәем. Балалар бакчасында ук ул мине үз канаты астына алды дисәм дә, ялгыш булмастыр. Гел бергә уйный идек, әле әниемнең хатирәләре дә истә. Берзаман шулай кулга-кул тотышып, бакчадан чыгып киткәнбез дә, авыл уртасындагы күл буен­да уйный башлаганбыз. Тәрбиячеләр дә, әти-әниләр дә кайгырышып беткән шул чакта. Соңрак ирем: «Мин сиңа шунда ук өйләнергә теләгән идем бит», – дип шаярта да иде әле. Ул мәктәпкә киткәч, бакчада миңа күңелсез булгандыр, шәт. Ә инде мәктәпкә кергәч, ул янә мине саклап-як­лап йөри башлады. Дөрес, безнең арадагы мөнәсәбәтләр алай мәхәббәт дәрәҗәсенә күтәрелмәде. Ул да, мин дә – алдынгы пионерлар, үрнәк укучылар. Ә ул чакларда андый укучыларга җаваплылык та төшә бит: син барлык өлкәләрдә дә үрнәк булырга тиешсең! Ниндидер мәхәббәт турында уйлау мөмкинме соң?! Ләкин мин аңа гашыйк идем.

Реклама

Мәктәпне тәмамлап, колхозга эшкә керде ул. Бер елдан армиягә китте. Ниһаять, армиягә киткән вакытта ул да мәхәббәтен сиздерде. Шул чакта миннән дә бәхетле кеше булдымы икән? Үзем, армиягә китүенә борчылып, елыйм, үзем мәхәббәт шатлык хисләре кичерәм... Әлбәттә, ике ел бик тиз узып китте. Көтеп алдым мин аны. Аннан ул мине өч ел көтте әле, чөнки институтка укырга кердем. Соңгы курста исә өйләнештек тә, авылда гөрләтеп яши башладык.
... Җаныем вафат булды. Көтмәгәндә. Авырмады да, зарланмады да югыйсә. Кинәт кенә йөрәге тотты. Берни эшли алмавыма гаҗиз булдым шунда. Авыр. Сагынам да, юксынам да, яратам да җаныемны...

Галия Вәлиева, Әлки

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: