Казанның «Ярдәм» мәчете территориясендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен, шул исәптән паралимпиячеләр өчен 1200 кв.м мәйданлы махсус спорт комплексы төзелеше тәмамланды. Казан Мэры Илсур Метшин яңа спорт объектында булды, анда бер үк вакытта 40 кеше шөгыльләнә ала. Биредә дәресләр бушлай булачак.
Скопировать ссылку

Спорт комплексын ачу май башына планлаштырылган, дәресләр җәдвәле төзелгән һәм махсус әзерлек узган 18 тренердан штат җыелган. Шөгыльләнүчеләр төркемен алып килү өчен хәтта махсус җиһазландырылган ике автомобиль дә сатып алынган. Идеядән башлап проектны тормышка ашыруга кадәр бер елдан азрак вакыт узган.
Спорт комплексында спорт дәресләре көн саен үткәреләчәк, әлеге процесс белән 18 тренер җитәкчелек итәчәк. Аларның барысының да мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шул исәптән балалар белән эшләргә рөхсәт бирүче профильле белеме һәм сертификатлары бар.
Казан тренерларына яңа спорт комплексында шөгыльләнәчәк флорбол һәм бочча командаларын оештырырга булышырга, Татарстан башкаласына Санкт-Петербургтан «Паралимпик-СПБ» адаптив физкультура-спорт клубы президенты, әлеге спорт төрләре буенча тренер Рәзилә Ермакованы чакырдылар. Ул Казанга 2019 елда «Ярдәм – помощь» илкүләм хәйрия фонды чакыруы буенча килгән иде. Ул чакта ул Санкт-Петербургта Россиядә флорбол буенча беренче команда барлыкка килүе һәм спортның бу төре буенча мастер-класста катнашуы турында сөйләде.
Илдар хәзрәт Баязитов хәзер спортның башка массалы төрләре буенча да тренировкалар үткәрү өчен белгечләр сайлау бара, дип сөйләде.
Комментарийлар