16+

Ярлылыктан ничек котылып була?

Урта махсус белемле, гаиләле, балалы, даими эшле дигәч, урта хәлле кеше портреты күзалланадыр. Чынлыкта исә бу ярлы кешенеке һәм аның шундый булуына аз хезмәт хакы, балалар, ялгыз картлык сәбәпче.

Урта махсус белемле, гаиләле, балалы, даими эшле дигәч, урта хәлле кеше портреты күзалланадыр. Чынлыкта исә бу ярлы кешенеке һәм аның шундый булуына аз хезмәт хакы, балалар, ялгыз картлык сәбәпче.

Россиядә ярлылар 20 миллионнан артып китә, бу Мәскәү белән Питерда яшәүчеләр саныннан күбрәк. Ә алар бит эшләмичә ятучы да түгел, азмы-күпме хезмәт хакы алалар, кредитларга баталар. Узган ел ахырында сигез төбәктә ярлылык дәрәҗәсен киметү проекты эшли башлаган иде, соңрак аларга тагын дүртесе кушылды. Беренче адым – аның портретын төзү булды. Әлеге төбәкләрдә ярлылык дәрәҗәсе уртача алганда 12,9 процентны тәшкил итә. Татарстанда ул – 7,2, Томск өлкәсендә 15 процент. Монысы да уртача сан, бер үк төбәктәге авыл белән шәһәрнең аермасы бар. Шул ук Томск өлкәсендәге авылларда ярлылар 26 процент булса, шәһәрдә – 5,9 гына.

Дәүләт социаль өлкәгә акчаны да аз бүлеп бирми үзе, әмма ярлылык баткаклыгыннан бик аз өлеше генә котыла. Дәүләт ярдәмен алу бәхетенә ирешү өчен тагын бер бәхетнең елмаюы – кулыңда белешмә кәгазе булу кирәк. Гаилә аз керемлеләр исемлегенә керсен өчен өлкәннәргә, башка белешмәләр белән беррәттән, хезмәт хакы, стипендия, пенсия турындагылары кирәк, әмма хезмәт хакы конвертта гына бирелсә, андый белешмәне алу мөмкин түгел. Конверттагысы бәлки күбрәктер һәм аңа дәүләт ярдәме кирәкми дип уйлаучылар да хаклы түгел, кереме яшәү өчен җитәрлек булса, күбесе дәүләттән ярдәм сорап йөрми, әмма шул керемне раслата алмаганнар шактый.

Дәүләттән алган ярдәм дә әллә ни күп түгел һәм ул гына хәлне тулысынча үзгәртә алмый. Узган ел ярлылыктан 10 процент халык чыга алган, ә 35 проценты даими ярлы булып яши.
Балалы гаиләләрнең хәле бик үк җиңел түгел – статистика шул хакта сөйли, ярлыларның 80 процентка якынын шундыйлар тәшкил итә. Бала күбрәк булган саен, гаилә дә ярлырак. Статистика күрсәткәнчә, илдә киң таралган хезмәт хакы – 23,5 мең сум һәм бу ярлылык картинасына туры килә: ике балалы гаиләдә бер генә өлкән кеше эшли икән, бу бөтенләй фәкыйрьлеккә чыгара. Ә кереме аннан да түбән булганнар турында әйтеп тә торасы түгел.

Адәм баласы мәшәкатьләрдән арыну, бәладан котылуның төрле юлларын эзли: бурычка бата, кредитка чума, шул рәвешле, мәшәкатьләрнең яңалары өстәлә. Белгечләр ярлы саналган гаиләләрнең 13 проценты кредит түләгәнен исәпләп чыгарган. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне дә әлегә беркем гамәлдән чыгармаган – бу тагын 10-13, ашау-эчү – 24 процент һәм калганына телисең икән – киен, балаларыңны укыт, берәр кая барып кайт. Бу төркемгә керүчеләрнең күбесе ярлылыкның сәбәбен эшсезлектә яки түбән хезмәт хакларында күрә. Шуңа өстәп, тагын баланы бакчага урнаштыра алмау, тулы булмаган гаиләләр һәм алименттан качучылар, мошенниклар тарафыннан алдану, авырулар, эчкечелек.

Ярлылык картинасын тулысынча ачып бетерү барыбер мөмкин булмаячак, «соры» хезмәт хаклары аны бераз боза. Кыйммәтле машиналарда йөрүче һәм шул ук вакытта дәүләттән субсидияләр алучылар да бар. Әлегә ярлыларны «чын»га һәм «ялган»га аерып бетерү мөмкин түгел.

Әмма бу мәшәкатьтән котылу юлы бар – аның өчен бары тик икътисадны гына алга җибәрергә кирәк. Эш урыннары, яхшы хезмәт хаклары, балалар бакчалары һәм яшәү өчен кирәкле булган башка шартлар тудырылса, ярлылык картинасына мохтаҗлык та юк. Болар тиз генә буласы әйберләр түгел, аңа хәтле яшәү минимумы инфляция дәрәҗәсенә җиткерелсә, саннар бөтенләй башкача булыр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading