16+

Ярминкәгә килми калма!

Татарстан хөкүмәте карары нигезендә, республикада сентябрь аеннан көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте. Казанда һәм Чаллыда ике ярминкә оештырылды инде.

Ярминкәгә килми калма!

Татарстан хөкүмәте карары нигезендә, республикада сентябрь аеннан көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте. Казанда һәм Чаллыда ике ярминкә оештырылды инде.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, Казанга 22 сентябрьдә үткәрелгән ярминкәгә, гомум исәптә, 529 машинада 42,6 миллион сумлык җирле продукция китерелгән булган. Мәсәлән, сыер ите – 30,6 тонна, кош ите – 15,0 тонна, шикәр комы – 73,0 тонна, бәрәңге – 194,5 тонна, сөт (агызып тутыруда) – 24,4 тонна, йомырка – 566,2 мең данә. Татарстан агропредприятиеләре һәм фермерлар җитештергән продукция ярминкәләрдә сәүдә челтәрләрендәге бәяләрдән шактый арзан.

Казан бистәләрендә, шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә шәхси йортларында яшәүчеләр дә рәхим итсен! Ярминкәләрдә ашлык, печән, салам һәм хәтта тирес тә мулдан.

Бу шимбәдә «Салават күпере» микрорайонында яшәүчеләр өчен беренче тапкыр «Радужный» бистәсендә ярминкә оештырыла.Ярминкәләр һәр шимбәдә 6.00 сәгатьтән 12.00-14.00 сәгатьләргә кадәр эшли. көзге ярминкәләр 29 декабрьдә тәмамлана.

 


Казанда ярминкә адреслары

  • Авиатөзелеш районында – Ленинград урамы, 27 («Бәхетле» сәүдә үзәге янында);
  • Вахитов районында – Татарстан урамы,53 (Тинчурин исемендәге сквер тирәсендә). Чехов базары янында быел ярминкә булмый;
  • Киров районында – Краснококшайск урамы,150 («Ягодная слобода» сәүдә үзәге каршында);
  • Яңа Савин районында – Ямашев проспекты, 71а («Бәхетле» сәүдә үзәге каршында):
  • Идел буе районында – Җиңү проспекты,50а («Чулпан» мәдәният үзәге янәшәсендә);

Автор фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading