16+

Ярминкәгә китерелгән продуктлар ветеринарлар рөхсәте белән генә сатыла

Шимбә көнне быелгы көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсенең соңгысы узды.

Ярминкәгә китерелгән продуктлар ветеринарлар рөхсәте белән генә сатыла

Шимбә көнне быелгы көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсенең соңгысы узды.

Традиция буенча, көзге ярминкәләр 11 сентябрьдә башланган иде. Һәр шимбәдә көнне иртәнге сәг 6:00дан 12:00гә кадәр Казанның һәр районында урнашкан 15 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көнкүреш товарлары сатылды.

Ярминкәләргә ит, балык һәм сөт продукциясе ветеринария документлары белән килә. Алар Казан дәүләт ветеринария берләшмәсенең 30 нчы ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе һәм ТР "Республика ветеринария лабораториясе" ветеринария-санитария экспертизасы белгечләре тарафыннан җентекләп тикшерелә.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре киштәләрендә сатыла торган азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм куркынычсыз булуын тәэмин итү өчен ветеринария лабораторияләре хезмәткәрләре зур җаваплылык белән эш итә. Шулай ук ветеринария табиблары шәһәр һәм районнарда ярминкә мәйданнарында дежур торалар. Терлекчелек, кошчылык, умартачылык, балык продукциясенең югары сыйфатлы булуын раслаучы ветеринария документларын өстәмә рәвештә тикшерәләр. Һәр шимбәдә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов үзе дә ярминкәләргә килеп, ветеринария эскпертлары эшчәнлеге һәм продукция сыйфаты белән таныша.

Аның әйтүенчә, унбиш урында ярминкәнең һәрберсенә бер җаваплы кеше беркетелгән.
–  Товарлар башта районнарда тикшерелә, Казанга китерелгәч, безнең белгечләр тагын бер кат тикшереп чыга һәм шуннан соң гына сатуга чыга. Сирәк кенә товарны кире кайтарган очраклар да була. Зур хилафлыклар белән очрашкан юк, чөнки алар иң элек районда тикшерелеп җибәрелә. Һәр ярминкәдән соң булган җитешсезлекләр һәм кимчелекләргә анализ ясала, – дип сөйләде Алмаз Хисаметдинов “Казан" агропромпаркындагы ярминкә мәйданында журналистлар белән очрашуда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading