16+

"Ярминкәләрдә ел саен теләп катнашабыз"

“Казан” агросәнәгать паркына бу атнада Татарстанның мәгариф учреждениеләре килгән иде. Ярминкәдәге азык-төлек муллыгы, сәүдә рәтләренең бизәлеше Мәскәүдәге ВДНХ күргәзмәсе диярсең, билләһи. Казанлылар башта, әйбер сатып алганчы, районнарның сәүдә бүлемнәренең бизәлешен хозур кылып чыга, үзешчәннәр концертын карый, тәмләп чәй табынында сыйлана һәм шуннан соң гына азык-төлек сайлый башлый.

"Ярминкәләрдә ел саен теләп катнашабыз"

“Казан” агросәнәгать паркына бу атнада Татарстанның мәгариф учреждениеләре килгән иде. Ярминкәдәге азык-төлек муллыгы, сәүдә рәтләренең бизәлеше Мәскәүдәге ВДНХ күргәзмәсе диярсең, билләһи. Казанлылар башта, әйбер сатып алганчы, районнарның сәүдә бүлемнәренең бизәлешен хозур кылып чыга, үзешчәннәр концертын карый, тәмләп чәй табынында сыйлана һәм шуннан соң гына азык-төлек сайлый башлый.

Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре, агрохуҗалыклары һәм фермерлары гына түгел, агротехникумнары, көллиятләре белән мәктәпләре дә яхшы уңыш үстереп алганнар икән быел. Казанга якын районнардан Лаеш, Арча, Саба белән беррәттән, шактый ерактагы Актаныш, Бөгелмә, Нурлат, Аксубай, Сарман, Менделеевск, Кама Тамагы, Кукмара районнары мәгариф учреждениеләре дә шәһәр халкына машина-машина продукция төяп килгән.
 - Ярминкәләрдә ел саен теләп катнашабыз. Мәктәпләрнең тәҗрибә участокларында җәй дәвамында хезмәт куелды, шунлыктан, уңыш мәктәп ашханәләренә дә һәм сатуга чыгарырга да җитәрлек мул булды, - ди Балык Бистәсе районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Садыйков.

Балык Бистәсе районының Ямаш һәм Шомбыт авыллары мәктәпләре директорлары Алмаз Баһаветдинов белән Рамил Фәрзетдинов таныштырганча, сәүдә киштәләрендә укытучылар җитәкчелегендә укучылар үстергән яшелчәләр, җиләк-җимешләр урын алган. 
- Балалар авыр эшләргә кушылмый, алар яшелчәләргә һәм чәчәкләргә сулар сибә, чүпләрне утый. Укытучыларыннан яшелчәләрне утырту һәм карап үстерү эшләренә өйрәнәләр, хезмәт тәрбиясе алалар, - ди Алмаз Баһаветдинов.
- Хезмәт дәресләрендә малайлар ясаган җиһазларны иртәдән үк сатып алып бетерделәр, кызлар бәйләгән оекбашлар һәм башмаклар да аз гына калды инде, - дип өстәде Рамил Фәрзетдинов.

Бер чатырда бөртекле һәм техник культураларны күреп, монысы агрохуҗалык уңышыдыр инде, дип уйлап куйдым. 
- Юк, бу – безнең укучылар хезмәте. Студентларыбыз остазлары җитәкчелегендә чәчү һәм урып-җыю эшләрен башкара. Техниканы да һәм агроном белемнәрен дә өйрәнә. Тырышлык күрсәткәч, уңыш та әйбәт чыкты, - дип гаҗәпләндерде Балык Бистәсе агротехникумы директоры урынбасары Евгений Ненастьев.

Казандагы ярминкә мәйданнарында киләсе шимбәдә мәктәпләр сәүдә итәчәк икән, дигән хәбәр ишетсәгез, һич күңелегезне төшермәгез. Алып килгән продукцияләре агропредприятиеләрнекеннән бер дә ким-хур түгел. Балаларның ихластан үстергән уңышы һәм ясаган әйберләре хәләлнең дә хәләле инде ул.

Ярминкәдәге бәяләр:
Бәрәңге - 10-15 сум (килограммнарда),
Суган - 25 сум,
Кишер - 23 сум,
Кәбестә - 13 сум,
Чөгендер - 15 сум.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин мэктэп ярминкэлэре вакытында кышка товар алырга ел саен диярлек килэм. Монда язылган Ямаш мэктэбен шул вакыт эчендэ мин дэ таный башладым. Ел саен товарлары куп, яхшы була, сатучылары да яхшы

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу атнада агропарк ВДНХ ны хэтерлэтте, безне мэктэптэ укыганда класс белэн Казанга алып баралар иде,ин беренче ВДНХ га керэ идек, биик матур булып истэ калган, бу атнада мэктэплэр, техникумнар килгэн булган, аларнын бизэлешенэ исем акылым китеп йордем, кон буена унай эмоциялэр белэн йордем.Рэхмэт яусын укучыларга, укытучыларга ,оештыручыларга

      Мөһим

      loading