16+

Ярый, ярамый

– Менә, энем, сиңа «сә­ламәтлегеңне сакла» дип әйткәннәре бармы? Бардыр инде, аны мин үзем балаларга гомер буе тукыдым. Сагайский йөрмә, башыңа ки, җылырак киен, артыгын көчәнмә...

Ярый, ярамый

– Менә, энем, сиңа «сә­ламәтлегеңне сакла» дип әйткәннәре бармы? Бардыр инде, аны мин үзем балаларга гомер буе тукыдым. Сагайский йөрмә, башыңа ки, җылырак киен, артыгын көчәнмә...

И, ул сүзләрне санап кына да бетерерлек түгел бит. Балалар тыңламады. Чирләшкә булып үсмәделәр анысы, тик тыңлаган булсалар аруырак булыр иде. Хәзер оныкларга әйтәм. Алар да тыңламый. Беребез дә тыңламадык инде аны. Беребез дә саулык турында уйлап та карамый. Ә бөтенебезнең дә сәламәт буласы килә.

Әле бер мәлне врач һушымны алып чыгарды:
– Сезгә тәмәке тартырга ярамый, – ди.
Анысын хатын да әйтә балаларга: «Тәмәке тартырга ярамый», – ди. Мин үзем дә әйтәм. Оныкларга бергәләшеп әйтәбез. Ишетмәгән сүз түгел диюем. Ләкин врач авызыннан ул бөтенләй бүтәнчә ишетелә икән. Бу бит инде беттең дигән сүз. Сиңа хәзер хәтта тәмәке тартырга да ярамый. Аңлыйсыңдыр инде син мине. Бу бит инде адәм чутыннан чыгарып ташлаган шикеллерәк була. Ярамый – вәссәлам!
Шушы «ярамый»ны ишеткәч, төн йокыларым качты. Нүжәли чынлап та ярамый микәнни дим. Хәтта иң арзанлысы да? Хәтта махорка-фәлән төрергә дә? Махорка күп инде ул бездә, киемнәргә көя төшмәсен дип тә алабыз, агачка корт төшә башласа да шуны кулланабыз. Ә врач нәрсә ди? Аларын биг­рәк тә тартырга ярамый ди.
Мин үзем тәмәкене хакы буенча кыйбатлыга һәм арзанлыга гына бүлә беләм. Ә төрләре буенча – филтерле, филтерсез һәм папирос. Бүтән төрләрен белми идем. Аның, энем, тагын әллә ниндиләре бар икән! Исемнәре дә кызык икән. «Петр1» – авызыңа тәмәке кабасың да үзеңне патша итеп тоясың. «Чес­терфилд»!  «Кэмел» – дөньяга, дөя сыман, югарыдан гына карап йөрисең. Теге докторның ярамый дигән сүзен ишеткәч, шушы тәмәкеләрнең барысын да тартып карыйсы килә башлады. Һич югы бер генә кабат. И, игә инде җанны шул тарту теләге.

Ул бәладән котылып беттем генә дигәндә, икенче доктор тагын ярама тоз салды:
– Сезгә спиртле эчемлек­ләр рөхсәт ителми, – ди.
– Ничек рөхсәт ителмәсен? – дим, аптырап. – Теләгең булса, барысы да рөхсәт ителә безнең илдә.
Теге, юләргә караган сыман карап, кырт кисә:
– Ярамый.
Кабинетыннан чыккач, кайнар укол алган кеше сыман, әллә күпме һушыма килә алмыйча утырдым. Тәмәке тартыр­га ярамавы әле бер хәл. Ә менә эчәргә ярамавы – бөтенләй хөрт. Безнең илдә кешенең сәламәтлеген ике генә төргә бүлеп карыйлар ич инде: эчәргә ярый һәм эчәргә ярамый. Шулай булгач, докторның сүзе бөтенләй һушны алды. Нүжәли ярамый, ә?!.

Хастаханә капкасын чыгып бераз үтү белән, каршыма бер исерек килеп ята. Бу инде күгәреп беткән. Хәтта менә шуңа кадәр эчәргә рөхсәт ителә, ә миңа – «ярамый». Узып киткәч тә, тегеңә борылып озак кына сокланып карап тордым. Вәт, бәхетле җан! Аңа эчәргә ярый. Үземнең дә бәхетле буласы, берәр кабакка кереп, егылганчы эчәсе килә башлады. Алай ук итмәдем инде. Әмма кибеткә кереп, хәмер сата торган бүлектә һәр шешәне өйрәнеп чыктым. И, ниндиләре генә юк икән аның! Яшьрәк чагымда ник шушыларның бөтенесен дә татып карамадым икән?!. Менә, бер алдашып әйтмим, энем, шундагы матурдан-матур шешәләрне күргәч, һәркайсын кочаклап елар чиккә җиттем.

Өйгә дә бик күңелсез кыя­фәттә кайтып кердем. Узганында сиздермәскә тырышкан идем, тик бу юлы сабыр­лыгым җитмәде. Кара көеп, башны иеп кайтканымны күргәч, җиңгәң дә сизенде:
– Нәрсә булды сиңа, ник шулкадәр боексың? – ди. – Яман шеш фәлән тапмаганнардыр бит?
Ул да куркуга калды. Менә-менә елап җибәрердәй булып басып тора.
– Әй, ходаем, чынлап та шулмы әллә? – ди.
– Юк, – мин әйтәм, – аннан да яманрак.
– Нәрсә?
– Эчәргә ярамый.

Бу миңа озак кына аптырап карап торды да:
– Шул гынамы? – ди.
– Юк, – мин әйтәм, – тартырга да ярамый.
Шуннан бу кычкырып көлеп җибәрде:
– Соң, җаныкаем, синең бит гомер буе бер генә тамчы эчкәнең дә, тәмәке тартканың да юк!
Һәм, әллә нинди бер ашкыну белән, кочаклап алды...
И энем... Эш бит синең эчү-эчмәвеңдә түгел, эш бит аның ярамавында.

Марат Кәбиров.


Фото: privet-sovet.ru

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading