16+

Яшь белгечләр Сахалинга китте

8 августта Көньяк Сахалинда «WorldSkills Russia» «Яшь профессионаллар» Россиякүләм VI милли эшче һөнәрләр чемпионаты башланды. Әлеге ярышта Татарстаннан 58 яшь белгеч катнаша.

Яшь белгечләр Сахалинга китте

8 августта Көньяк Сахалинда «WorldSkills Russia» «Яшь профессионаллар» Россиякүләм VI милли эшче һөнәрләр чемпионаты башланды. Әлеге ярышта Татарстаннан 58 яшь белгеч катнаша.

«WorldSkills» – ул...
Күп кенә ата-аналар баласы офиста, костюм-чалбардан, ак күлмәктән утырсын дип хыялланып, сабыена югары белем бирергә тырыша, кул белән эшли торган һөнәрләрдән ераграк торырга куша. Шуңа да дөньякүләм дәрәҗәдә эшче һөнәрләре алучылар саны кими иде элек. Ә бу ил икътисадына тәэсир итә. Бөтен кеше дә җитәкче булса, илгә икмәк, кияргә кием кем җитештерә ди. Менә шуны уйлап, беренче тапкыр 1947 елны Испаниядә «WorldSkills» эшче һөнәрләр чемпионаты оештырыла. Аның максаты – эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, яшьләрне кул белән эшләргә җәлеп итү була.
Россия «WorldSkills» хәрәкәтенә 2013 елда гына кушыла. Россия күләмендәге беренче ярыш шул ук елның язында Тольятти шәһәрендә уза. Әлеге ярыш нәтиҗәсендә, ил җыелма командасы туплана. Безнекеләр беренче тапкыр Лейпциг (Германия) шәһәрендә дөнья күләмендә үткәрелгән чемпионатта көч сынашып карый. Нәтиҗәдә Чили, Эстония, Исландия, Кувейт, Оман һәм Согуд Гарәбстаны белән соңгы урынны бүлешә. Беренче коймак төерле була дигәндәй, безнекеләр соңгы урын белән генә канәгатьләнеп калмый, бөтен ил буйлап эшче һөнәрләренә, предприятиеләргә, уку йортларына «WorldSkills» стандартлары кертә башлый. Биш ел эчендә ил буенча дөнья дәрәҗәсендә эшли алучы меңләгән белгечләр тәрбияләнде. «WorldSkills» стандартлары буенча белем алган яшь белгечләр хәзер Россиянең генә түгел, дөньяның иң яхшы оешмаларында эшли. Менә шундый «текә», шул ук вакытта ил икътисады өчен зур әһәмияткә ия чемпионат ул – «WorldSkills».

«Казан кунакка көтә!»

2019 елның 22-27 августында «WorldSkills» дөнья чемпионаты Казанда узачак. 2015 елның 10 августында әлеге хокукны Казан Париж белән Шарлеруа (Бельгия) шәһәрен узып яулады. Биредә 70 илдән 1300 яшь белгеч катнаша. Ярышлар «Казан Экспо» халыкара үзәгендә узачак.
Шушы көннәрдә Көньяк Сахалинда узган Россия чемпионаты ачылышында республика яшьләре белән бергә Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов та катнашты. Ул, Татарстан дөнья чемпионатын кабул итәргә тулы куәт белән әзерләнә, дип белдерде.
– Дөнья чемпионатын кабул итү өчен бер елдан аз гына күбрәк вакыт калды. Без, ул иң яхшы чемпионат буларак тарихта калсын өчен, көчебездән килгәнне эшләячәкбез. Татарстанда әйтергә яраткан сүз бар – «Без – бергә!» Без бергә бу чемпионатны югары дәрәҗәдә оештырачакбыз. Без сезне кунакка көтәбез! – диде ул.
Татарстан яшьләре Көньяк Сахалинда 22 августка кадәр 44 юнәлеш буенча осталыкларын сынаячак. Россия төбәкләре арасында финалга чыгучылар саны буенча Татарстан – лидерлар рәтендә. Шулай ук 23 бала 15 юнәлеш буенча «Ворлдскиллс юниор» балалар арасындагы ярышта республика исеменнән чыгыш ясаячак. Ярышларга кадәр республика яшьләре 28-29 июль көннәрендә Ишкәкле спорт төре федераль әзерлек үзәгендә белем бирү сменаларында катнашты. Яшьләр Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борханов, «Яшь профессионаллар» берлеге вәкилләре белән очрашты. Гомумән, Россия чемпионатында 1400 иң алдынгы яшь белгеч һәм эксперт катнаша. Алар «Аллея» һәм аэродром «Пушистый» мәйданнарында 62 юнәлеш буенча көч сынаша.
Чемпионатның оештыручылары ничек тә «WorldSkills» хәрәкәтенә күбрәк яшьләрне җәлеп итмәкче. Шуңа да чемпионат илчеләрен дә җентекләп сайлыйлар. Әйтик, Казанда узачак чемпионатның илчесе дип рэпер L’One билгеләнгән. Исегездә булса, 2019 елда үткәреләчәк чемпионатның беренче илчесе дип ресторатор Аркадий Новиков дип хәбәр иткән идек. Илче вазифасына шулай ук Советлар Союзы герое, Россиянең беренче герое, космонавт Сергей Крикалёв, автоузышчы Владимир Чагин кереште. Алар яшьләрне «WorldSkills» хәрәкәтенә өндәячәк.
Сахалинда узган чемпионат нәтиҗәсендә ил җыелмасы составы билгеле булачак. Җиңүчеләр Казандагы дөнья чемпионатында катнашачак.

Берничә кызыклы факт

- «WorldSkills» дөнья чемпионаты Россиядә беренче тапкыр гына үткәрелә.
- Казанда узачак дөнья чемпионатының төп символы лалә чәчәге булачак.
- Дөнья чемпионатында бары бер тапкыр гына катнашырга ярый.
- Дөнья чемпионатына эләгү өчен яшь белгеч башта – Татарстан этабын, аннан Россия этабын узарга тиеш. Ләкин бу әле җиңүче кеше турыдан-туры дөнья чемпионатына эләгә дигән сүз түгел. Аларны да ел әйләнәсе сынап, белемнәрен тикшереп торалар. Димәк, «WorldSkills»ка ялкауларның теше үтмәячәк. 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading