16+

Яшь спортчы Диана Мөхәммәтҗанова хыялы хакында әйтте-ЭКСКЛЮЗИВ

Диана Мөхәммәтҗанова һәм Илья Миронов соңгы ярышларда 60,45 балл җыйды.

Яшь спортчы Диана Мөхәммәтҗанова хыялы хакында әйтте-ЭКСКЛЮЗИВ

Диана Мөхәммәтҗанова һәм Илья Миронов соңгы ярышларда 60,45 балл җыйды.

Татарстанда туып үскән Диана Мөхәммәтҗанова дөнья күләмендә республика  данын тагын бер кат яклады. Ул, парнеры Илья Миронов белән берлектә, Лозанна шәһәрендә яшүсмерләр арасындагы кышкы Олимпиадада чыгыш ясап, Россия гимнын яңгыратуга иреште. Әлеге пар фигуралы шуу буенча "көмеш" медаль яулады.
 
Диана үзе Казан кызы. Аңа 16 яшь. Өметле спортчыбызның әнисе педагог, әтисе юрист. Фигуралы шууга да кызын 3,5 яшендә әтисе алып килгән. Кыз 13 яшенә кадәр Казанда шөгыльләнгән. Әмма Казанда парлы шуу буенча мөмкинлекләр булмаганлыктан, әти-әниләреннән башка гына Мәскәүгә күченергә мәҗбүр булган.

-Парлы шуу миңа күбрәк ошый. Миңа никтер гел парлы шууны тәкъдим итәләр иде. Чөнки буем бәләкәй һәм моңа бик туры килә, - ди спортчы үзе. 
Диана әлеге җиңүенә бик сөенгән. 

-Миңа бик нык ошады. Алга таба да эшләргә, тырышырга кирәк. Мин Олимпиада “алтыны” хакында хыялланам, - ди Диана. 

Кыз фигуралды шуу белән шөгыльләнү өстенә, спорт юнәлешендә читтән торып белем дә ала. 

-Читтән торып укыгач, белем алуда кыенлыклар юк, - ди ул.

Тыгыз графигы нәтиҗәсендә, спортчы Казанда сирәк була икән. Бу ярышлардан соң да башкалабызга кайтырга әле планлаштырмыйм, диде Диана. 

Лилия ЛОКМАНОВА
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading