Бала көткән ана тугыз ай буе карынындагы сабые белән генә яши. Руфия ханым да искәрмә түгел, билгеле. Табиблар, кыз бала булачак, дигәннән бирле, ул туачак нарасыен йә моңлы сандугач, йә чуар канатлы күбәләк итеп төшләрендә күрә.
«Яшә, зинһар!»
Яшь ханымның дөньясы түгәрәк: элек мәктәбе, яраткан эше, башлангыч сыйныфтагы өч дистәгә якын балалары гына бар иде. Инде менә янәшәсендә яраткан кешесен дә Ходай бирде. Тиздән әни булырга да җыена. Бәхет өчен тагын ни кирәк?! Эшеннән дә китәсе килми. «Йөклелек чир түгел ул, халәт кенә», – дип шаяртып йөри торгач, сәламәтлеге какшап китә: кан басымы уйнаклый башлый һәм Руфиягә бүтәннәр шикелле тугыз ай буе көтәргә туры килми, кызы ашыга-ашыга җиде айдан дөньяга аваз сала. Йокысыз төннәрдә уйланып ятканда, кызының нигә шулай ашыгуының сәбәбен төшенде инде ханым – сабые дөньяны моң белән күмәргә, кешеләр күңелен саф тавышы белән тутырырга ашыккан икән ич.
Нечкә генә тормыш жебенә тотынып, махсус бишектә яткан сабыена карап: «Яшә, яшә генә зинһар, барысына да түзәрбез!» – дип пышылдый яшь ана. Сабырлыгы фәрештәләрне дә сокландыра, күрәсең. 40 көнләп хастаханәдә ятканнан соң өйгә кайталар. Гатауллиннарның зур гаиләсендә иң шатлыклы көн була бу. Бәби белән бергә, гадәттә, күңелле мәшәкатьләр дә кайта өйгә. Ләкин дөньяга килергә ашыккан кызчыкка табиблар бер букет диагноз да тоттырып чыгаралар. «Юк, безнең кызыбыз исән-сау, матур булып дәү үсәчәк, без аны бер генә сырхаудан да рәнҗеттермәбез», – диләр Казанда яшәүче ирле- хатынлы Руфия һәм Рамил Гатауллиннар, бу язмыш сынавына мәхәббәтләрен калкан итеп куеп.
Баштарак башка балалардан берни белән дә аерылмый Ралинә. Хәтта һөнәрләрен дә күрсәтә башлый: җиде айлык чагында елавын җырлауга алмаштыра. Беркем дә аптырамый моңа – ике яктан да җыр яратучылар нәселе. Димәк, кызлары да моң таратырга туган.
Сабырлык
Ләкин җырдан башка һөнәрен бик тиз генә күрсәтергә ашыкмый Ралинә. Ике яшь ярымда гына тәпи китә. Аңарчы инде, ничәмә-ничә табибның ничәмә-ничә диагнозын ишетеп, дәва эзләп, никадәр ишекләрне ачтырырга туры килә аларга. Шуңа да әти белән әнинең кызларының бу тәүге адымнарына ничек шатлануларын күз алдына китерүе кыен түгел. Гадәттә, сабые җитди чирләр белән дөньяга килгән гаиләләр сыңар канат белән кала. Ир-атлар көчле рухлы дип саналсалар да, мондый авырлык алдында куркып калучан. Күбесе болай да нишләргә белмәгән хатынны авыру бала белән калдырып китү ягын карый. Әйтерсең лә уртак балаларының мөмкинлекләре чикләнгән булуда бер әни кеше генә гаепле.
Ярый әле бәхеткә, Рамил андый булмый. Кызының сәләмәтлеге үзенчәлекле булуын белгәч, хатынына вакыт җиткәч тә, эшкә чыкмаска, бала белән өйдә генә утырырга куша. Укытучылыкны гомерлек һөнәре итеп сайлаган Руфия бөтен белемен, вакытын кызының сәләтен үстерүгә, аның күңел офыкларын киңәйтүгә багышлый. Ләкин мөмкинлекләре чикләнгән кыз үстерүче гаилә еш кына кыенлыклар алдында кала. Бу кешеләрнең бүтәннәр кайгысына битараф булуыннан килеп чыга. Кызларын яшьтәшләре белән бергә балалар бакчасына бирү теләге дә берничә тапкыр чәлпәрәмә килә. Сабыйның аксабрак авырлык белән йөрүен күргән мөдирләр җаваплылыктан куркып, тизрәк: «Юк!» – дияргә ашыгалар. Бер караганда, аларны гаепләп тә булмый, ә менә 398нче бакчада кызның терекөмеш кебек терелеген, күзләрендәге очкыннарын күреп, сау-сәламәт балалар белән бер төркемгә алалар.
– Рәхмәттән башка сүзем юк аларга, – ди Руфия ханым. – Кызыбызның кәефен төшермәс өчен, без аны башкалардан аермаска, чикләмәскә тырыштык. Бакча тәрбиячеләре дә шулай итте, Ралинәне җырлаттылар да, биеттеләр дә. Ул бу бакчада балачакның бөтен ямен тоеп үсте. Гомумән, безгә юлыбызда яхшы кешеләр күбрәк очрады.
– Әйе, әнием, минем музыка укытучым Ләлә Сабирҗанова да бик әйбәт, – ди Ралинә, әнисен җөпләп, саф татарча.
Шулай, бу укытучыны оныту мөмкин түгел, кызның калын портфолиосындагы грамота-дипломнарда (аларның күбесе төрле дәрәҗәдәге конкурсларда яуланган) сабыр тәҗрибәле остазның өлеше шактый. Кыз район-шәһәр конкурсларында гына түгел, халыкара җыр ярышларында да җиңү яуларга өлгергән инде. «Әфлисун төсендәге балачак» дигән халыкара конкурста әле күптән түгел генә III урын яулап, махсус кубокка һәм дипломга лаек булган.
– Инде бу ярышта катнашмабыз, дисәк тә, «Юк, барасыз, сез булдырасыз», – дип гел канатландырып тора, – ди Руфия ханым, кызы йөри торган Идел буе районы 14нче музыка мәктәбе укытучысына ихтирамын күрсәтеп.
Тугыз яшьлек Ралинә Гатауллина, сәламәтлеккә бик туймаса да, ике мәктәптә белем ала: музыка мәктәбендә һәм 78нче мәктәп каршындагы тернәкләндерү үзәгенең III сыйныфында укый. Кызның әле узган елда «дүртле»ләре булган булса, быел ул гел «бишле» билгеләренә генә укый. Математика, әйләнә-тирә дөнья, татар теле дәресләре бик ошый кызга. Соңгы вакытта инвалидларга уңай караш сизелерлек артты. Авыру балаларга гадәти мәктәптә яшьтәшләре белән бергә укырга мөмкинлек тудыруга Россия Президенты Владимир Путин да аерым игътибар юнәлткән иде.
Уңыш
«Безне туган тел, милли моң дәвалады», – ди әнисе. Ралинәнең теле татарча ачылган.
Әйе, быел узган елга караганда зуррак үскән, әти-әнисенең үзе өчен ничек тырышып йөргәнен аңлый башлаган кыз аларга булган рәхмәтен, хөрмәтен шулай уңышлары белән сөендереп җиткерергә уйлый. Әле күптән түгел генә үткән Әниләр көнендә яраткан әнисен котлау җаен да тапкан Ралинә. Әнисенә багышлап матур җыр җырлаган.
Руфиядән сак кына, күңеленә тимәскә тырышып, дәүләттән берәр ярдәм тоясызмы соң, дип сорыйм.
– Район социаль яклау бүлеге төрле чараларга чакыра, онытмыйлар, рәхмәт. Ә болай кемнәндер ярдәм көтеп утырмыйбыз. Безнең хәлләр Аллага шөкер бит әле, кызыбыз үз аягында йөри. Бездән авыррак хәлдәге балалар да күп. Менә шуларга булышсыннар иде күбрәк. Безнең әтиебез исән булсын! – ди ул.
Мөмкинлекләре чикләнгән булса да, Ралинә өчен чикләр юк инде хәзер. Ике яшьтән башлап, өч ел буе бассейннарга йөрткән кызларын җәй саен диңгез буена алып барырга тырыша Гатауллиннар. Алар инде Төркия, Мисыр, Абхазия, Кырымда булырга өлгергәннәр. Бу хакта гаилә альбомындагы фоторәсемнәр сөйли.
– Диңгездән кайткач, аквариум сорады. Алдык, алтын балыклар җибәрдек, – ди Руфия ханым, аквариумга күрсәтеп. – Ул алар белән мәш килеп сөйләшә.
Балалар арасында алтын балыкларның теләсә нинди теләкне үтәргә сәләтле булуларына ышану яши. Ралинәдән дә «Син алтын балыклардан нәрсә сорар идең?» – дип сорадым. Ул: «Беркем дә кайгы күрмәсен, әти-әниләр дә, балалар да сау-сәламәт булсыннар иде, дип сорыйм», – диде.
Комментарийлар
0
0
Бик, матур язгансың, Йолдыз апа.
0
0
0
0
ШЭП мэкалэ!!!
0
0