16+

Яшел Үзән шәһәренең Гоголь урамында яшәүчеләр: «Безне урамга куалар»

Яшел Үзән шәһәренең Гоголь урамы, 45а йортында яшәүчеләргә 24 сәгать эчендә торакларын бушатырга кушканнар. Баксаң, узган атнада бинаның бер як стенасы чатнаган икән, хәзер йортның җимерелү куркынычы бар. Аптырашта калган халыкның барыр урыны юк, «безне урамга куалар», – дип, редакциягә алар мөрәҗәгать итте.

Ярты гасыр элек төзелгән бу тулай торакта 137 кеше яши. Йорт күптән авария хәлендә дип табылса да, ни сәбәпледер тузган торак программасына кермәгән, биредә яшәүчеләрне башка фатирларга күчерү турында да сүз кузгатылмаган. Йорт ишелә башлагач кына, торакның халык өчен куркыныч икәнен аңлаганнар, күрәсең.
– Югыйсә, күптән беләләр инде йортның җимерелергә торганын. Моннан берничә ел элек санэпидемстанциядә, йорт тиешле таләпләргә җавап бирми, дигән карар чыгарганнар иде, бу хактагы документларны шәһәр хакимиятенә илтеп бирдем –нәтиҗә генә булмады, – ди укучыбыз Флера Абдуллина.

Шушы көннәрдә тулай торакта яшәүчеләргә Яшел Үзән башкарма комитетыннан «24 сәгать эчендә йортны бушатырга» дигән хатлар юллаганнар. «Әгәр дә йорттан китмәсәгез, суд карары белән чыгарачакбыз», – дип тә өстәгәннәр. Сораулар булса, Яшел Үзән шәһәренең торак сәясәте департаментына мөрәҗәгать итәргә кушканнар.
Гоголь урамы, 45а йортында яшәүчеләр белән Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин да очрашкан. Җимерек йортта яшәүчеләрне вакытлыча Васильево бистәсендәге шифаханәгә күчерергә җыеналар, әмма халык каршы. «Безгә күрше бистәдән шәһәргә кадәр эшкә йөрергә ерак, аннары шифаханәгә җибәреп, безне бөтенләй тораксыз калдырсалар, нишләргә?» – дип тә борчылалар. Яшел Үзән район хакимияте исә бер атна эчендә бу йортка кабат экспертиза үткәрергә җыена. йортка ремонт ясаргамы, әллә аны тузган дип танып, яшәүчеләрне башка торакларга күчерергәме икәнлеген махсус комиссия хәл итәчәк.
Хәзергә халык җимерек йортта яшәвен дәвам итә, әлеге вакыйганы алга таба да күзәтеп барачакбыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading