16+

Яшел Үзән тагын сокландыра

Яшел Үзән шәһәр паркы әкияттәгедәй, тылсымлы урманга әверелгән.

Яшел Үзән тагын сокландыра

Яшел Үзән шәһәр паркы әкияттәгедәй, тылсымлы урманга әверелгән.

Агачлар кабыгында җәнлек һәм кош рәсемнәре барлыкка килгән. Әлеге сурәтләрнең авторы - рәссам-реставратор Лия Ерхонина. Тиздән агачларның берсендә ТАССР эмблемасы барлыкка киләчәк, дип хәбәр иттеләр безгә Яшел Үзән район хакимияте матбугат хезмәтендә.

Рәссам мондый үзенчәлекле күренешләргә Саратов шәһәрендәге паркларның берсендә тап булган.
- Идеяларымны узган елда ук Яшел Үзәндә тормышка ашырмакчы идем, ләкин үзем мондый адымга барырга җөрьәт итмәдем, ә быел җәмәгать урыннарында йөрүчеләр аз, бу -  иҗади кешеләр өчен мөһим, - дип билгеләп үтә Лия Ерхонина.

Ул үзе хезмәт куйган төбәкне өйрәнү музее җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән. Аның идеясы хуплау тапкан. Рәссам инде төлке, балык, керпе, ябалак, бүре сурәтләрен ясарга алынган.

Хәзерге вакытта Лия шәһәр үзәк паркында агачларның берсендә ТАССР эмблемасын төшерә.
Хезмәтендә Ерхонина акрил буявын куллана, ул бөтенләй зыянсыз, алай гына да түгел, агачны бөҗәкләрдән саклый. "Экологияне дә саклыйбыз, шәһәр халкы өчен матурлык та тудырабыз", - дип өсти рәссам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading